Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР Мәгариф министрлыгы 5 көнлек уку атнасына күчүгә ничек карый

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина биш көнлек уку атнасына күчү турындагы сорау бик еш күтәрелүен әйтә.

ТР Мәгариф министрлыгында биш көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында  туры эфирда сөйләштеләр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм республикада «Яңа мәктәп» Федераль партия проекты координаторы Асия Тимирясова сөйләде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр булуын ассызыклады. Ул бу очрашуның модераторы иде.

«Биредә бернинди проблема да юк һәм мин аны күрмим дә. Закон күзлегеннән бернинди чикләүләр һәм тыюлар да каралмаган. Бу – конкрет бер белем бирү учреждениесенең эш режимы буенча үз карары. Биредә барысы да мәктәпкә, ата-аналарга һәм балаларга биш яки алты көнлек уку атнасы оештыру уңайлымы-юкмы икәнлегенә бәйле. Биш көнлек уку атнасын оештырганда әлеге атна дәвамында укучыларга йөкләнеш арта. Алты көнлек уку атнасында ул алты көнгә бүленә», - диде Рәмис Мөҗипов.

Шшулай ук катнаш белем бирүне оештыру һәм шимбәдә дистанцион укуга күчү мөмкинлеге турында әйтте спикер.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 көнлек уку атнасы