Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләр иминлек сагында

Өс киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булдыру, машинада балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклегенә басым ясалды

Катнаш төрдәге Балтач 1нче номерлы балалар бакчасында район күләмендә уздырылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча методик эшкәртмәләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча алдынгы тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату максатыннан оештырыла. 
 Бәйгегә барлыгы 36 эш кабул итеп алынды, тантанада 3 номинация буенча призлы урыннар яулаган 14 тәрбияче катнашты. 
 
1 юнәлеш - “Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү” 
1 урын – Гыйльметдинова Г.Р (Катнаш төрдәге Балтач 1нче номерлы балалар бакчасы) 
2 урын – Иванова И.В. (Чепья балалар бакчасы) 
3 урын – Закирҗанова Л.Р., Шәймөхәммәтова Р.Р, Җәләева А.К (Катнаш төрдәге Балтач 5нче номерлы балалар бакчасы) 
3 урын – Мөхәммәтшина А.Ф. (Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы) 
 
 2 юнәлеш – “Мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге” 
1 урын – Муллагалиева Г.Х.,Зәйнуллина Г.Т (Кариле балалар бакчасы) 
2 урын – Кәлимуллина Г.М., Мөхәмәдиева Э.Р. (Салавыч балалар бакчасы) 
3 урын – Федорова С.А .(3нче номерлы Балтач балалар бакчасы) 
 
3 юнәлеш – “Ата-аналар белән эш” 
1 урын – Вәлиуллина Ф.Н. (Катнаш төрдәге Балтач 1нче номерлы балалар бакчасы) 
2 урын – Хафизова Ф.Ф. (Катнаш төрдәге Балтач 5нче номерлы балалар бакчасы) 
3 урын – Гарифуллина М.И. (Чепья балалар бакчасы) 
 
 “Юл куркынычсызлыгы иминлеге”нең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева Балтач районы балалар бакчаларының республика күләмендә ирешкән зур уңышлары турында сөйләп үтте. Бүгенге көндә актуаль булган проблемаларга аерым тукталды. Аеруча, өс киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булдыру, машинада балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклегенә басым ясады. 
 
 Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Нотфуллина юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне кече яшьтән, нәкъ менә балалар бакчасыннан башларга кирәклеген ассызыклап үтте. Әти-әни, бу очракта, балага үрнәк булып тора. Юлны махсус аркылы чыгу урыннарында гына кичү, велосипед яки самокат белән хәрәкәт иткәндә юл аркылы тиешенчә чыгу, юлларда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү һәм башка бик күп мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. 
 ЮХИДИ җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов бәйгедә катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәт белдерде. Юлларда һәрчак уяу һәм сак булырга кирәклеген искәртте. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
 
Катнаш төрдәге 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәридә Вәлиуллина һәм Гөлназ Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев