Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләр сәхнә түрендә булдылар (+фоторепортаж)

Норма авыл мәдәният йортында атна башында районыбыз тәрбиячеләренең һөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан зур чара булды.

Район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гәйнетдинов, башкарма комитетныӊ мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Шагаева, профсоюз лидеры Резеда Гаязова юбиляр тәрбячеләрне, төрле бәйгеләрдә урын алучыларны сәхнә түренә чакырып, олылап котладылар.

Икенче өлештә Карадуган балалар бакчасы коллективы бик яхшы хәзерлекле «Кайнана» спектаклен тәкъдим итте. Алкышларга күмелгән артистларга һәркем олы рәхмәтен җиткерде.

Ике пәрдәлек "Кайнана" комедиясе авторы Мәҗид Шамхалов. Рольләрдә: Җәннәт - Эльмира Галимова (тәрбияче), Сәгыйдә - Илһамия Васильева (музыка җитәкчесе), Хәтирә - Лилия Гарипова (тәрбияче ярдәмчесе), Кечкенә Вәли - Газиз Гарипов (Лилия Гарипованын улы), Мөләем - Рәүфә Гәлләметдинова (пешекче), Афәт - Зарифа - Чулпан Гарифуллина (шәфкать туташы, әни), Аяз - Рәмис Даутов (әти), Илдар - Ранил Рахимов (авыл артисты).

Төркемнең җитәкчесе Бәдретдинова Зөһрә (бакча мөдире), режиссер - Васильева Илхамия Таһировна (музыка җитәкчесе), музыкаль бизлеш - Булатова Әнисә  (тәрбияче ярдәмчесе).

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбиячеләр көне