Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәртипкә билге куймый башладык. Укучыны ник ашатмаганнар?

Чаллы шәһәрендәге 13 нче мәктәптә бер укучыны ашханәгә кертмәгәннәр. Тагын гауга, җәмәгатьчелеккә тагын мәктәп белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләрне тәнкыйтьләргә сәбәп туды. Укучылар мәктәп хәлләрен видеога төшереп, интернетка куйган саен, прокуратура хезмәткәрләренә эш чыгып кына тора. Замана мәктәбе кая таба тәгәри?

“Бернәрсә дә сатып ал­мыйсың. Сине ашатмаячак­лар. Борыл да кит!” Ашханәгә пешкән ризык сатып алырга дип кергән укучыга ишек төбендә кизү торган укыту­чыларның җавабы бу. Әлеге вакыйга интернетка куелганнан соң янә шау-шу купты. Социаль челтәрләрдә баланы ач калдырган педагогларны сүгә башладылар. Төшке аш өчен түләгән булган, сумсаны үзенә түгел, ип­тәше өчен алырга теләгән дигән фикер­ләр дә бар.

 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов бе­лән элемтәгә кердек. “Әлеге очрак өченче дәрес­тән соң тәнәфестә булган. Сый­ныф­ташлары ашап чыкканда, аш­ханәгә пешкән әй­бер сатып алырга кергән ул. Ә аны 4-5 дәрестән соң гына саталар. Ашавына түләмәгән булган. Үсмер мәктәпкә өчен­че чи­ректә генә күчкән. Икенче көн генә укыган укучы яңа кагыйдәләргә төше­неп җит­мәгәндер, күрәсең”, – диде җитәкче, киңәшмәдән бү­ле­неп.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, укы­тучыларның укучыны ашха­нәгә кертмәү сәбәп­ләре ачыклана. Тикшерүдән соң тиешле чаралар күре­ләчәк. Министрлыкта укыту­чылар­ның әлеге гамәлен педагогика нор­маларына каршы килә дип саныйлар. “Мә­гариф ту­рында”гы Закон ни­гезендә укытучы хокук һәм әхлак нормаларын сакларга тиеш.


Мәктәпләрдә укытучы белән укучылар арасында мон­дый очраклар еш күзә­телә башлады. Ни өчен шундый хәлгә килеп җиттек? Аны булдырмас өчен нишләргә?


– Бүген мәктәпләрдә тәр­типкә билге кую дигән нәрсә бетте. Элек, мәктәпне тәмам­лаганда, һәр укучыга бәя­ләмә яза идек, анысы да юк хәзер. Янәсе, укып чыккач, егет-кыз­лар өр-яңадан тормыш башлый, – ди Биектау райо­нының Дөбъяз мәк­тәбе директоры Ринат Хә­сәнов. – Әллә кая барасы юк. Ярты ел эчендә генә укучылар үзем­не ике тапкыр видеога тө­шерде. Бу әле авыл мәк­тәбендә! Узган ел 10 нчы сыйныфта укучы өч кыз, минем яныма килеп, без мәктәп бакчасында эшләргә тиешме, дип кызыксындылар. Нәр­сә дим инде? Бакчадагы үс­тер­гән яшел­­­чә, җиләк-җи­мешне ашагач, эшләргә тиештер инде, дидем. Шуннан соң, мин әйткән сүзләрне яздырып, Тикшерү комитетына җибәр­гәннәр. Балаларны эшлә­тер­гә ярамый дип, килеп тикшереп йөрделәр. Икенче очрак 9 нчы сыйныф укучысы бе­лән булды. Физикадан “2ле” куйган өчен мине видеога тө­ше­реп маташа бу. Шулвакыт камерасына карап: “Мине котырта алмыйсыз”, – дидем. Әгәр кычкырган булсам, шунда ук өстемнән әләк­ләрләр иде. Бүген укытучыга карата хөр­мәт бетте, педагог бары хез­мәт күрсәтүче генә булып калды. Җәза бирмичә генә тәрбияләп тә булмый. Шунысы куркыныч: начар га­мәл­ләре өчен җәза алмаган, ярсып китүчән балалар мәк­тәп­не тәмамлагач, кеше арасына чыгачак. Ә алда ни булыр?


Директорлар үзләре дә соң­гы биш елда укучы, укытучы, әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, агрессия­нең кискенләшүен яшерми. Аңлашылмаучанлыклар һәр мәктәптә бар, диләр. Бары чүп­не генә тышка чыгармыйлар. Моның сәбәбе дә бар. Ахыр чиктә, эшли белмә­гән­сең дип, укытучыны, җитәкче­лек­не гаепләп калдырачаклар.


Элеккеге мәгариф министры, педагогия фәннәре докторы, профессор Васил Гайфуллин әйтүенчә, мәктәптә бернинди телефон да кирәк­ми.


– Элек аннан башка да яшәдек бит әле. Бер дигән итеп укыдык һәм укыттык. Проблеманы үзебез тудырабыз. Укытучының абруен кү­тәрү – хөкүмәт эше. Аларның хезмәт хакы вакытында арттырылмады. Кытай, Сингапур, Япония кебек илләрдә укытучыны бик нык хөрмәт итәләр. Безгә дә аларның аб­руен күтәрергә кирәк. Элек тәрбиянең концепциясе бар иде. Мәктәпләрдә пионер оеш­­малары кебек оешмалар булдырырга кирәк, – ди Васил ага.


КФУ психологы Лилия Фәх­ретдинова белдергәнчә, бүген  буллингның, ягъни уку­чының укытучы, сыйныфташлары тарафыннан кыерсы­тылуның начар икәнен аңлау юк. “Ни өчен үсмерләр социаль челтәрләргә яшьтәш­лә­ренең җәберләнүе турында видеоязмалар куя? Әгәр аңласалар, беркайчан да куймаслар иде, – ди ул. – Элек мәктәптә тәрбия мәсьәләсе нык иде, аннан игътибар кимеде. Ул вакытта укыган балалар инде үзләре әти-әни булды. Алар балаларының тупаслыгында бернинди начарлык күрми, башкарган гамәллә­рен хуплыйлар. Чөнки үзләре тормышка яраклашу дәрес­ләрен үткән. Яраклашу өчен дорфалык та кирәк, һәр кеше үзе өчен нык тора белергә тиеш, сиңа беркем дә булышмый, дигән фикердә. Элек җәмгыятьтә барлык институтлар да тәрбия мәсьәләсе белән шөгыльләнә иде. Хәзер илдә нинди җәмгыять төзе­ләчәге турында концепция юк. Мәктәпләргә кешелеклелек сыйфатының кайтуын теләр идем”.

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=78

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев