Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрәз төбендә... помидор

Быел кыш уртасында Нөнәгәр урта мәктәбенә барырга туры килгән кешеләрнең барысының да күзе тәрәзә төбендә яңа өлгергән кыярлары белән кукыраеп утыручы үсентеләргә төшкәндер. Алар яныннан беркем дә тыныч кына үтеп китә алмады дип беләм.

Кемдер фотога төшерә, кемдер ничек үстерүләре белән кызыксына. Әле бит янәшәләрендә шаулап үсеп утыручы, өлгереп килүче помидор, борыч үсентеләре дә бар.

Баксаң, бу уку елында биредә Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә агрономия һәм авыл хуҗалыгы техникаларына хезмәт күрсәтү түгәрәкләре эшләгән икән. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү нияте белән башланган бу эш бик нәтиҗәле дә була.

Әлеге түгәрәк белән башлангач сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гафиуллина җитәкчелек итә. Түгәрәктә 7-8 сыйныфларда укучы 15 кыз шөгыльләнгән.

–Без теория белән практиканы бергә алып барырга тырыштык, – дип сөйли Гөлназ. – Туфрак төрләрен аеру, чәчү әйләнешен көйләүдән алып, яшелчәләрне дөрес итеп чәчү, орлыкларның сакланышын күзәтү, аларны төрле корткычлардан, авырулардан саклауны өйрәтүгә кадәр барысын да эшләп карадык. Казан аграр университеты галимнәре белән гел элемтәдә тордык, алар безгә теоретик материал да, күрсәтмә материал да җибәрделәр, уку, эш барышы белән кызыксынып тордылар. Башта куркып кына тотынган идек, әмма беренче көннән үк кызлар да бик кызыксынып, яратып өйрәнә башлады. Тора-бара әти-әниләргә дә безнең эш алымнары кызык тоелып, алар да өйләрдә балалар белән бергә без үткәргән тәҗрибәләрне эшләп карадылар.

Ә тәҗрибә дигәнең шактый кызыклы. Кибеттән сатып алган помидор, борычны телемләп кисәләр дә туфракка күмәләр, су сибеп торгач, шул телемнәрдәге орлыклар ун көн эчендә шытым биргән. Тишелеп чыгып, бераз үскәч, аларны аерым савытларга күчереп утыртканнар. Алдан орлык хәзерлисе дә, юасы, киптерәсе, саклыйсы да юк. Тук, әйбәт орлыклар үзләре тишелеп чыга. Иң хикмәтлесе: болай тишелгән орлыклар барысы да бик әйбәт үскән. Уңышлары да сөендерерлек.

Яшелчә, җиләк-җимешне үстерү генә түгел, аларны корткычлардан саклау, авырулар булдырмау турында да бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат алган кызлар. Алдагы тормышларында да кирәге чыгачак әле бу  өйрәнүләрнең. Тормышчан, кайсы яктан карасаң да, кирәкле, нәтиҗәле эш белән шөгыльләнгәннәр. Идеясе дә хуплауга лаек.  

Яшь агрономнар моның белән генә дә тукталмаган. “Кызыл юл” хуҗалыгының быелгы язгы чәчүгә тәгаенләнгән арыш, бодай, солы, арпа орлыкларының тишелен өйрәнгәннәр, күзәткәннәр, санап, анализлап күрсәткәннәр. “Орлыклар сыйфатлы, тиешелеш яхшы”, – дип тапканнар.

Инде бу тәҗрибәләре белән районда танылырга да өлгергәннәр. Сигезенче сыйныф укучысы Лиана Гыйльманова эшче һөнәрләре конкурсының район этабында икенче урын алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе