Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Туган тел» мастер-класс бәйгесендә Ираида Анатольевна “Укытучы-остаз” номинациясендә җиңү яулады.

2015 нче елның февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан, ана теле һәм әдәбияты...

Март аенда үткәрелгән муницпаль тур нәтиҗәләре буенча республика этабына Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдлеганиева Чулпан Мөдәрис кызы, Чепья урта гомуми белем мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ираида Анатольевна, мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Алина Александровнаның эшчәнлеге тәкъдим ителгән иде.
Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән республикага үткән 89 туган тел укытучысы арасыннан 25 е, шул исәптән Чепья мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ираида Анатольевна, финалда катнашу хокукына ия булдылар.
8-9 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйгенең йомгаклау этабында Ираида Анатольевна уңышлы чыгыш ясап, "Укытучы-остаз" номинациясендә җиңү яулады, Мәгариф һәм фән министрылыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Ираида Анатольевнаны мәртәбәле бәйгедәге җиңүе белән котлыйбыз! Алдагы хезмәтендә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250