Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

”Туган ягы кирәк кешегә...”

Норма урта мәктәбендә, Чапшар авылыннан чыккан күренекле шәхес – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфәт Хәйруллин белән очрашу кичәсе узды

19нчы апрель көнне Норма урта мәктәбендә китапханәчеләр семинары әлеге шигырь юллары темасы астында оештырылган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче Шакирова Гөлшат Мөбәрәкҗан кызы җитәкчелегендә узган әлеге семинар районыбызның гади генә, кечкенә генә Чапшар авылыннан чыккан күренекле шәхес – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфәт Хәйруллин белән очрашу кичәсе итеп уздырылды.

Кичәне мәктәп директоры Гатауллина Ләйсән Фәрит кызы башлап җибәрде. Ул, килгән кунакларны сәламләде һәм мәктәбебезнең уку елы дәвамында ирешкән уңышлары белән таныштырып китте. Укытучыларның, укучыларның тырышлыгы һәм белемлелеге, шулай ук әти-әниләрнең активлыгы һәм мәктәп белән бергә атлавы нәтиҗәсендә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз күп шул безнең! Ләйсән Фәритовна үзенең чыгышында балаларны әхлаклы, милли җанлы итеп тәрбияләүгә дә басым ясады. Аның сүзләренә кушылып, 11 нче сыйныф укучысы Галипова Илүзә “Илкәем” җырын башкарды.  Кичәне алып баручылар Гөлшат Сәмигулловна  һәм Энҗе Василовна укучыларны һәм кунакларны районыбызның матур табигать кочагында урнашкан Чапшар авылына дәште. Нәкъ бу авыл белән танышу да тикмәгә генә түгел: Чапшар авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең берсе - публицист, рәссам, шаржлар остасы, җырчы һәм баянчы Зөлфәт Хәйруллин кабат туган ягында -  Норма урта мәктәбендә кунакта! Алып баручылар, кичә барышында  аның биографиясе белән дә таныштырып, мавыктыргыч әңгәмә дә оештырдылар.Туган авылын, балачак мизгелләрен искә төшергәндә кунагыбызның күңеле тулып, күзләре яшьләнде. Әти-әнисе мәрхүм булу сәбәпле, Чапшарга бик сирәк кайтса да, туган авылын бик сагынуын әйтеп узды ул.

Зөлфәт Хәйруллин белән әңгәмә җырлар һәм авторның шигырьләре белән үрелеп дәвам итте. Кунагыбыз үзенең күпкырлы талант иясе булуын кичә барышында бик оста күрсәтте: җырлаучы, нәфис сүз белән чыгыш ясаучыларга тиз арада шаржларын ясап, бүләк итеп тә барды ул.  Аның шаян, сүзгә оста, баянчы да, җырчы да булуына сокланып утырдык без.

“Тумыштан ук уйнап туган кебек
Уйный тальян, гармун, баянда.
Елап туган кебек җырлап яши,
Сикереп төшеп бии һаман да” дигән шигъри юлларның нәкъ аңа туры килгәненә инандык.

Алып баручылар Зөлфәт Хәйруллинга милләт язмышы, татар теленең проблемалары, мәдәният, сәнгать өлкәсенә караган сораулар да бирделәр. Ул әлеге мәсьәләгә үзенең дә битараф булмавы, татар милләтенең киләчәге өчен борчылуы турында әйтеп узды, журналистлар белән очрашканда да телне саклап калу турында сөйләшүләрен әйтте. Укучыларга татар булуыгыз белән горурланыгыз, туган телегезгә, туган илегезгә хыянәт итмәгез дип киңәшләр бирде. Кунагыбыз берничә тапкыр үзенең укытучыларын җылы хисләр белән искә алды, бүгенге уңышларында аларның да зур өлеше барлыгына басым ясады, кайда гына, кем генә булсагыз да укытучыларыгызны, туган авылыгызны онытмагыз дип чакырды.

Фәнис Яруллинның “...Яшәр өчен бетмәс көч алырга
                               Олысына һәм дә кечегә,-
                               Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
                              Туган ягы кирәк кешегә...” шигырь юлларында язылганча Зөлфәт Хәйруллин кебек бик күпләргә туган ягы яшәү өчен көч һәм дәрт бирәдер шул.

Гөлназ Фәйзрахманова,

Норма урта мәктәбе укытучысы.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма урта мәктәбе