Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тухватуллина Фәнзия Зиннур кызы лауреат исемен яулады

Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 25 нче октябренә кадәр "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика бәйгесе үткәрелде.

22 нче октябрьдә республика бәйгесенең финал ярышлары булып узды. Анда читтән торып үткәрелгән беренче этапта җиңгән 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсе катнашты. Бәйгенең барлык этапларында да яхшы нәтиҗәләр белән катнашып Балтач урта мәктәбеннән Тухватуллина Фәнзия Зиннур кызы "Иң яхшы авыл җирлегендәге мәктәп китапханәсе" номинациясендә лауреат исемен яулады һәм 29 октябрьда Казанның 7нче гимназиясендә узган зур тантанада катнашып бүләкләнде.
Республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы барышында тапшырылган материалларны экспертлар түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде:
• белем бирү процессында катнашучыларга мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе;
• норматив-регламентлаштыру документларының, исәп-хисап, отчет документларының, китапханәне үстерү программасының, еллык эш планының булу-булмавы, халәте;
• китапханә фондын оештыру дәрәҗәсе;
• китапханәнең библиографик-белешмә аппаратын оештыру дәрәҗәсе.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250