Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай айлыгы иҗади чараларга илһамландыра (+фото)

Карадуган балалар бакчасында ел саен апрель аенда шигырь бәйрәме үткәрү — безнең матур бер традициябез. Быел да Габдулла Тукай айлыгы кысаларында "Күңелләргә шигырь кирәк" бәйрәме үткәрелде.

Ул үзенең үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Чөнки бакчабызга ерак араларны якын итеп башкала кунаклары килде. Алар татар шагыйрәсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова, татар шагыйре, журналист, галим, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР язучылар берлегенең А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех һәм "Шәһри Казан" газетасы журналисты Фәрит Нурмөхәммәтов. Шулай ук әлеге матур очрашуда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Нотфуллина, балаларның яраткан дәү әниләре, дәү әтиләре һәм әти-әниләр катнашты.
Шигырь бәйрәмендә илледән артык бала килгән кунакларны матур шигырьләре белән куандырдылар. Әле яңа гына сөйләшә башлаган сабыйлардан башлап, араларында республика буенча үткәрелгән "Татар сүзе" бәйгеләрендә гран-при, мәртәбәле урыннар яулаган балаларыбыз булу зур горурлык, әлбәттә. Балалар шагыйрьләрне кечкенәдән танырлар, белеп үсәрләр дип ышанабыз. Алар кулыннан бирелгән Рәхмәт хатлары, Рамил хаҗи Хисамовның "Дәү әнием өйрәткән догалар" китабы, бергә төшкән фотолар, матур теләкләр язып зәвыклы, матур рәсемле Йолдыз Шәрәпованың "Тэмле сүзлэр", "Китаплы кич", Ленар Шәехның "Безнең ишегалдында" китапларын балалар әле бәйрәмнең истәлеге итеп озак еллар сакларлар.


Дилә Гарипова
Карадуган балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев