Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай белән очраштык (+фоторепортаж)

Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган “Тукай-Кырлай” музеена сәяхәткә бардык.

Кырлайның гүзәл табигатендә урнашкан, тирә-як урманнарында яшәүче Шүрәле, күл буенда елап утыручы Су анасы белән дан тоткан бу авыл безне киң колач җәеп каршы алды. Иң элек язучының бала-чагы, Урал, Казан чорындагы иҗаты белән таныштык. Сынлы сәнгать күргәзмәсен карадык. Музейда куелган әкият геройларының сыннары, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу безгә тарихи истәлекләрне барларга зур мөмкинлек бирде. Һәр караган корылма, экспонат күңелебездә ниндидер хис-тойгы уятты. Тел белән әйтеп бетерә алмастай хис-кичерешләр белән, рухи азык алып, сәяхәтебездән канәгать калып, кайтыр юлга кузгалдык.


Рамазан Газизуллин,
Балтач урта мәктәбе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия

2
X