Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай иленә сәяхәт (+фоторепортаж)

Тукай айлыгы җиттеме балаларыбыз балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә Апушның шигырьләре, әкиятләре белән яши башлый. Һәрбер уенда да, җыр һәм биюдә дә Тукай иҗаты кулланыла. Татар теле өчен көрәш барган вакытта балаларыбызның татарның бөек улы кем булуын, аның иҗатын белеп, якын итүләре зур хөрмәткә лаек. Әлбәттә, биредә тәрбиячеләрнең зур тырышлыгын ассызыклап үтәргә кирәк.

Тукай атналыгы уңаеннан, бистәбезнең дүртенче номерлы балалар бакчасында берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Әти-әниләр балалары белән бергә Тукай иҗатына таянып кул эше һәм рәсемнәр ясап алып килде. Шулай ук бөек шагыйрьнең биографиясе, иҗаты балаларга бик матур итеп аңлатылды, әкиятләре сәхнәләштерелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында шигырь конкурсы үткәрелде. Балалар тәрбиячеләр көче белән әзерләнгән “Кәҗә һәм сарык” әкиятен тамаша кылды. Әлеге мини спектакльне балалар бик яратып кабул иткән иде, әти-әниләренә һәркайсы тәрбиячеләрнең кем булып киенүен, ничек итеп уйнавын җентекләп сөйләде, димәк, тамаша чыннан да бик мавыктыргыч булган. Афәрин! Әлеге чараларны бала күңеленә үтеп керерлек итеп башкарып чыккан һәрбер тәрбиячегә, музыка җитәкчебез Илсөяр Ибраһимовага олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Киләчәктә үзегез тәрбияләп, күзләргә күренмәс канатлар куйган сабыйларыгыз сезнең горурлык булсыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев