Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай сандыгы

Казан мәктәпләрендә озак еллар эшләп, РФ хезмәт ветераны һәм күп кенә башка исемнәргә лаек булган, бүгенге көндә Куныр авылында яшәүче Нәзилә Йосыпованың 1992 елда “Еллар аша Тукай миңа дәшә” девизы астында язган шигырен тәкъдим итәбез

Тукай абзый әкиятләре

Тулы бер серле сандык,

Шул сандыкны ачып карау

Безнең өчен зур шатлык.

 

Бала чактан шул сандыкның

Төбенә төшә барам,

Тукай абзый әкиятләрен

Су кебек эчә барам.

 

Сандык төбеннән чыгалар

Әкият геройлары,

Яңаралар күңелләрдә

Тукаебыз моңнары.

 

Туган телемдә сөйләшсәм,

Мин бәхетле, дип саныйм,

Ачык күз белән дөньяга

Сабыйлар кебек карыйм.

 

Бөек Тукайның “Сабыйга”

Китабы куенымда,

Чәчләремә чал керсә дә,

Һәр язганы уемда.

 

Ябылмасын серле сандык -

Әкиятләр сандыгы;

Тукаебыз иҗатында

Телебезнең асылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев