Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тургай» балалар бакчасына «Безнең заман герое» кунакка килде (видео)

Госман абый «Һәр сыерчыкка-оя» дигән исем астында мастер-класс күрсәтте.

Норма авылындагы «Тургай» балалар бакчасының кечкенәләрнең икенче төркемендә үзенчәлекле шәхес авылдашыбыз,  «Безнең заман герое», агач эшләре остасы Хәсәншин Госман Гомәр улы белән очрашу оештырылды.

Ул төркемебезгә йөрүче Шакиров Мөхәммәднең карт бабайсы. Үзе дә белеме белән педагог, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Госман абый «Һәр сыерчыкка-оя» дигән исем астында мастер-класс күрсәтте.

Очрашуга үзенең эш коралларын да алып килгән иде. Балаларга, кошларга ярдәм итәргә кирәклеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Госман абый балаларга сыерчык оясын ясарга да өйрәтте. Очрашу бик күңелле һәм файдалы узды, дип хәбәр итә тәрбиячеләр Ф. Нургалиева һәм Э. Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тургай"