Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тургай» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды (фото)

Рәхмәт оештыручыларга, безнең балаларыбызга матур бәйрәм ясаганнары өчен, ди әти-әниләр.

Нәүрүз — язгы көн белән төн тигезлеге һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме, фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә «яңа көн» дигәнне аңлата. Ул язгы көн белән төн тигезлеге көнендә 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз табигатьне һәм кешене яңартуны, җаннарны чистартуны һәм яңа тормышның башлануын символлаштыра.

«Тургай» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен бик күңелле билгеләп үттеләр. Балаларга кунакка Убырлы карчык һәм Нәүрүзбикә килде. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, төрле халык уеннары уйнадылар, яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. 

Башыннан ахырына кадәр бәйрәм кәефе хөкем сөрде, балалар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый фольклор бәйрәмнәре халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

Җитәкчеләр: Зиятдинова Х. Р., Гарипова А. Н., Муллагалиева А. Ю., Закирова Г. Р.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз