Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тварис Садыйковның тарихта үз эзе

Еллар узган саен үз урыны булган, хезмәте белән районыбыз үсешенә үзенең саллы өлешен керткән шәхесләребез күләгәдә кала сыман. Бүгенге язмабыз герое мөгаллим, заманында авыл советы депутаты булган Тварис Гариф улы Садыйков.

Яшь буын белеп бетермәсә дә, өлкәнрәкләр Тварис Садыйковны яхшы белә. Заманында Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыткан, әле алай гына да түгел, шушы фән буенча дәреслек язган мөгаллим ул. Ул чагында гади авыл укытучысының дәреслек язуы хакында шау иттеләр.

... Балтач урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Тварис берничә классташы белән хәрби училищега укырга керергә карар кыла. Үзара сүз куеша егетләр, әгәр берәрсе укырга керә алмаса, барысы да кире борылып кайта. Ул елны укырга керә алмый егетләр. Әмма Тварис кире авылга кайтмый, училищеда эшкә кала. Ә бер елдан армия сафларына алына. Армиядән кайткач, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында белем ала. Гаиләсенә ярдәм кирәк булгач, Тварис Балтачка кайтып, сельхозтехникага эшкә урнаша һәм укуын читтән торып дәвам итә. 1967 елда кулына диплом алган яшь белгечне Балтач РК КПСС инструктор итеп билгелиләр. Күп тә үтми Тимирязев исемендәге хуҗалыкка агроном итеп куялар. Дипломлы белгеч булгач, егет җиң сызганып эшкә керешә.

Бу чагында мәгарифтә үзгәрешләр чоры. Балтач урта мәктәбендә укучыларны хезмәт серләренә төшендерергә авыл хуҗалыгы буенча белгеч кирәк булгач, Тварис Садыйковка мәктәпкә күчәргә тәкъдим була. Озак та үтми яшь укытучыны КПСС райкомыннан Бвалтачта яңа ике катлы мәктәп төзү өчен Киевка проект эшләтергә җибәрәләр. Әмма Тварис Гарипович югалып калмый, ике катлы проект эшләтү акчасына өч катлы бина проекты алып кайтып, җитәкчелекне шаккатыра, соңрак мәктәпкә газофикация уздыру документлары артыннан йөрү дә өлешчә аңа йөкләнә.

Иң зур уңышларының берсе, әлбәттә, 1985 елда урта мәктәпләр өчен хезмәт дәресе буенча дәреслек язу була. Бик зур хезмәт була бу, республикада да зур яклау таба.

Тварис Гарипович эшләгән елларда ВДНХ хезмәтләре өчен Балтач мәктәбе автобус белән бүләкләнә, ә бу турыдын-туры укытучының тынгысыз хезмәте белән бәйле. Балтачта яңа мәктәп салынгач, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын ясауда да аның хезмәте зур була. Укытучы хезмәтеннән тыш, озак еллар авыл советында депутат булып сайланып, халык гозерләрен уңай хәл итүдә армый-талмый хезмәт иткән кеше дә ул Тварис абый. Исән булса, октябрь аенда 80 яшь тулган булыр иде. Бу язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Балтач урта мәктәбе тарихында аның үз эзе бар һәм ул, һичшиксез, белем йортының 90 еллык юбилеенда якты йолдыз булып урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250