Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тынычлыкны табигатьтән таба»

Гомернең тәүге умырзаядай матур да, роза гөледәй чәнечкеле чаклары да күп булгандыр. Ә шулай да яшәүнең мәгънәсе нидә соң? Әлбәттә, туган җирең, туган халкың өчен игелек кылып, үзеңнән изге эш, якты эз калдыруда.

Язмам, тормышның җил-давылларына бирешми, яшьләргә остаз, хезмәттәшләренә юл күрсәтүче, катлаулы тормыш һәм мактаулы хезмәт юлы үткән, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», югары категорияле-әйдәп баручы ясле-бакча мөдире булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда булучы Венера Каюм кызы Якупова турында.
Венера Каюмовна инициативалы, оста оештыручы, әдәпле, игелекле кеше. Эшләгән дәверендә тәрбиячеләрнең эш алымнарын өйрәнүгә зур игътибар бирде. Һәрберсенең мактауга лаек һәм җитешмәгән якларын яхшы белеп, аларга югары сыйфатлы методик ярдәм күрсәтте. Иң кечкенә балаларның телен, зиһенен ачу, күңелләрен күтәрү, сәламәтлекләрен ныгыту - аның төп бурычы булды. Ул җитәкләгән 2нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы һәрвакыт алдынгылар рәтендә саналды. Алдынгы тәҗрибә белән уртаклашырга килүчеләрнең юлы һәрвакыт шул бакчадан башланды. Чөнки ул район балалар бакчалары мөдирләренең методик берләшмәсе җитәкчесе дә иде. Аны 30 ел җитәкләде. Киңәш сорап килгән һәр кешегә ярдәм итте, вакытын жәлләмәде.
1986нчы елда ачылган бакчаны җиһазландыру тулысынча үз өстенә төшеп, тиешле югарылыкта бизәгәнгә, исемен дә «Салават күпере» дип юкка гына уйлап тапмаган. Чөнки тәрәзәләреннән салават күпере төсләрендәге нурлар балкытып, тирә-ягы яшеллеккә, шау чәчәкләргә күмелеп ерактан үзенә дәшеп торган бакча ул.
Шушы нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1975нче елда «Социалистик ярышта җиңүче» күкрәк билгесе, балалар бакчалары арасында яхшы методик ярдәм оештырганы өчен күпсанлы мактау таныклыклары, 1997нче елда Мәскәүдә үткәрелгән конкурста катнашып, Рәсәйнең «Ел балалар бакчасы» номинациясе лауреаты булып танылды, диплом һәм «Ел мөдире», «Атказанган педагог» күкрәк билгесенә лаек булды.
1991нче елда армиядән кайткан улын Балтач егете ярым үтереп кыйнап ташлап китә. 1 ай комада яткан газизенә табиблар «органический психоз» дигән диагноз куялар. Бик күп авырлыклар күрсә дә, бирешми Венера апа, юанычны, тынычлыкны, рәхәтлекне ул табигатьтән таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250