Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Удмурт кызы Лилиана татар теле олимпиадаларында җиңү яулый

Лилиананың әбисе Любовь Бускина да татарча бик матур сөйләшә

Лилиана Бускина – удмурт милләте вәкиле, удмурт гаиләсендә туып-үскән кыз, әтисе Игорь дә, әнисе Ирина да, әби-бабалары да удмурт милләтеннән. Әтисе ягыннан нәсел тамырлары Иске Көшкәт – удмурт авылына барып тоташа. Әлеге гаилә өч телне дә камил белә, татарча да сынатмыйлар, удмуртча аралашалар, русча яхшы сөйләшәләр. Ә менә Лилиана инде менә ничә ел рәттән татар теле олимпиадаларында призлы урын яулый.

Без өйдә бөтенләй дә татарча сөйләшмибез, удмуртча үз телебездә аралашабыз , - ди Лилиана.- Ә менә минем янәшәмдә татарча сөйләшүчеләр күп булганлыктан, мин татарча бик иркен аралашам. Татар теленә карата уңай мөнәсәбәтем балалар бакчасыннан ук башланды, мин бистәнең өченче номерлы балалар бакчасына йөрдем. Аннан соң дусларым да татар минем.

Лилиананың әбисе Любовь Бускина да татарча бик матур сөйләшә, олимпиадаларда җиңәрлек дәрәҗәдә татар телен белү, бәлки, әбисеннән дә күчкәндер. Әле тагын Лилиана татарча бик матур итеп бии, җырлый. Балтач гимназиясендә - милли мәгариф үзәгендә белем ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: удмурт кызы