Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уены-чыны бергә: Тәрбия җитми безгә (+фото)

Яхшымы-начармы, бер гадәтем бар, интернет челтәрләренә нинди дә булса хәбәр килсә, эштән тыш, бакча-мәктәптән тыш булганнарына күз генә ташлап алам, бирелеп укып тормыйм.

Ул көнне дә дә шулай булды, дустым хәбәр җибәрде, ачтым, хәйран гына зәвыйкле афиша, эре хәрефләр белән язылган юлларга гына гына күз төшердем, балалар өчен Яңа ел тамашасы була дигән, кайда? – район мәдәният үзәгендә. Каян киләләр микән, Казан, Чаллы, Әлмәт ... дигән уй мизгел эчендә генә йөгереп узды үзе. Кичен балаларымны алып, үзәккә юнәлдем. Алгарак утырыйк дип ашыктык. Залга үтүгә күрәм, 5нче номерлы бакчаның музыка укытучы, балаларны җыр-биюгә бар күңелен биреп өйрәтүче Уралия Йосыпова йөри, иркенләп... Нишләптер, сәхнә тирәсендә ят кешеләр күренми. Хатын-кызның гел ашыгу бит инде аның, монда килеп, иркенләп утыргач, башым ачылып китте, “Сез дә катнашасыз мәллә?”, дидем Уралиягә шаяртып, бик тә кайгыртып йөргәндәй тоелгачтын. ” Юк, мин өстә, музыка куючы?” димәсенме?! Бүтән сорау бирү юк, тиз генә ватсабымны ачып, дикъкать белән баягы белдерүне карадым, аһ, харап эш, оятка калгыры, безнең бистәнең ”Сөенеч” балалар бакчасы куя икән лә бу тамашаны! Ә белдерүе, нәкъ шәһәрчә бизәлешле, дәүләт югарылыгында эшләнгән. Менә бит, яхшы сыйфатлы белдерүләр белән дә тамашачыны мәдәният учакларына тартып китерергә була, ләбаса. Ә менә тамашаны куеп та күрсәттеләр, тәрбия-әхлак ягыннан да, сәнгать ягыннан да искеткеч булды “Унике ай" дигән спектакль. Музыкаль бизәлештә балалар сәхнәләргә кадәр менеп биеде! Афәрин, тәрбячеләргә, бакча хезмәткәрләренә! Чыннан да, “Сөенеч” дигән исемгә тап төшерми эшлиләр икән биредә, эчтәлекле, мәгънәле, сабыйлар күңелен генә түгел, әти-әниләр күңелен дә яуларлык спектакль сайлап ялгышмаганнар, инде районның күп кенә авылларында да булырга өлгергәннәр, 80 сумга менә дигән тамаша тәкъдим итәләр. 
Ә без, ишеткән саен , әллә нинди өметләр баглап , “грандиозный шоу” килә дип ашыгабыз, хәйран гына суммалар түләп, русча сүзләр тыңлап, күңел бушлыклары белән кайтып китәбез. Менә шушындый үз телебездә - Ана телендә, тәрбияви спектакльләр кирәк безгә, үзтәрбиябез җитми безгә. Ә инде аны барыбызга да яхшы таныш тәрбиячеләребез дә куйса, бала күңеленә икеләтә изге юл ачыла. Әкияттәге патшабикәнең “Зинһар өчен!” дигән тылсымлы сүзе генә дә ни тора, балаларыбыз аны әле дә кабатлый. 


Л.Низамова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев