Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку елы 1 сентябрьдә башланачак

«Балалар мәктәпкә барачак. Без моңа әзерләнәбез», - диде Россия мәгариф министры.

Укучылар мәктәпкә 1 сентябрьдә барачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» эфирында белдерде.

Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, коронавирус ситуациясен исәпкә алып, эпидемиологик яклау чаралары көчәйтеләчәк, бу мәсьәлә буенча төбәкләр белән эш алып барыла.

Март аенда Россия мәктәпләрендә коронавирус сәбәпле көндезге дәресләр туктатылды, игълан ителгән каникуллардан соң укучылар дистанцион укуга күчте. Мәгариф министрлыгы уку елын 15 яки 16 майда — 1-8 сыйныфларда, унынчы сыйныфларда — 29 яки 30 майда, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда 5 июньдә төгәлләргә тәкъдим итте.

Быел укучылар бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына аттестатлар алды. БДИны вузларга керергә теләүчеләр генә тапшырачак. Дәүләт имтиханнарының төп этабы 3 июльдә башлана.

Фотолар "Хезмәт" газетасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп мәгариф Балтач мәктәбе уку елы мәгариф министрлыгы