Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар өчен тагын бер сынау: җәйге каникуллардан соң белемнәре тикшереләчәк

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия хөкүмәте йортында узган брифингта сентябрь аеннан мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтеләчәге турында сөйләгән.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия хөкүмәте йортында узган брифингта сентябрь аеннан мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтеләчәге турында сөйләгән. Ә Казанда исә мәктәп яны лагерьлары җәй ахырына кадәр ачылмаячак. – Яңа уку елына әзерлек хәзердән үк башланды. Бөтен мәктәпләр дә ачык булачак, традицион линейкалар да оештырылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру вакытында тупланган тәҗрибә мәктәпләрдә укуны оештыруда да кулланылачак. Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк, – дигән Кравцов. Министр белдергәнчә, яңа уку елында традицион укытуны дистанцион режимга күчерү планлаштырылмый. Онлайн укытуның уңай яклары булса да, аны өстәмә чара буларак кына файдаланалар. Тагын бер яңалык – Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. – Киләсе уку елы башында укучыларның белем дефицитын ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәренә диагностика ясалачак. Бу эшкә билге куелмый. Без балаларның белем дәрәҗәсенең чын картинасын аңларга тиеш, аларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк, – ди Кравцов.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/m%D3%99garif/ukuchylar-chen-tagyn-ber-synau-yge-kanikullardan-so-belemnre-tiksherelchk

– Яңа уку елына әзерлек хәзердән үк башланды. Бөтен мәктәпләр дә ачык булачак, традицион линейкалар да оештырылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру вакытында тупланган тәҗрибә мәктәпләрдә укуны оештыруда да кулланылачак. Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк, – дигән Кравцов.

Министр белдергәнчә, яңа уку елында традицион укытуны дистанцион режимга күчерү планлаштырылмый. Онлайн укытуның уңай яклары булса да, аны өстәмә чара буларак кына файдаланалар. Тагын бер яңалык – Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. – Киләсе уку елы башында укучыларның белем дефицитын ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәренә диагностика ясалачак. Бу эшкә билге куелмый. Без балаларның белем дәрәҗәсенең чын картинасын аңларга тиеш, аларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк, – ди Кравцов.

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак. Моннан тыш, Россиядә яңа уку елыннан башлап, Россия Президенты күрсәтмәсе буенча, башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча эксперимент башланачак.

Сүз уңаеннан: коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Казанда мәктәп яны лагерьлары җәй ахырына кадәр ачылмаячак. Элегрәк лагерьлар балаларны августта кабул итә алачак дигән фараз бар иде. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте. – Балаларның иминлеген саклау максатларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясен мәктәп яны лагерьларында уздыру гамәлдән чыгарылды. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, вирус таралу куркынычын булдырмау өчен балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру чикләнү чараларының киләсе этабында гына мөмкин, – диде Ирек Ризванов.


Тулырак: Шәһри Казан

Дилбәр Гарифуллина
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/m%D3%99garif/ukuchylar-chen-tagyn-ber-synau-yge-kanikullardan-so-belemnre-tiksherelchk

Дилбәр Гарифуллина

Фото: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү укыту процессы