Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар хаталы аттестат алган

Ә мәктәптә документны алыштырып тормаганнар.

Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшырганнар. Сөенечле хәл, әлбәттә, тик укучылар документта хата барлыгын ачыклый.

9нчы сыйныф укучылары әйтүенчә, аттестаттагы фәннәрнең берсен “Истоия России” дип язганнар, “р” хәрефен типографиядә “югалтканнар”.

Кызлар һәм егетләр мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән, анда аларны, бу борчылырлык хәл түгел, дип тынычландырганнар һәм документны алыштырып тормаганнар.

Бу — 9 еллык мәктәп, быел аның чыгарылыш сыйныф укучыларына башка уку йортларына хаталы документ белән китәргә туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: Лилия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аттестат