Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларыбыз «Минем Россия: град Петров» маршруты буенча экскурсия белән бүләкләнделәр (+фото)

Тәрбия буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда баручы мәгариф оешмаларыннан 20 бала сәяхәт итү бәхетенә иреште.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министерлыгы үткәргән тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча Саба, Ютазы, Азнакай, Әлки, Балтач, Аксубай районнарыннан 165 бала махсус поезд белән «Минем Россия: град Петров» маршруты буенча экскурсия белән бүләкләнделәр.

Безнең районнан бу бәхет тәрбия буенча мониторинг нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда баручы Балтач гимназиясе, Балтач, Норма, Чепья, Нөнәгәр урта мәәтәбе, Карадуган гимназиясе һәм Салавыч күппрофильле лицееннан 20 балага елмайды. Балалар Балтач гимназиясе директоры Ренат Мөхәрләмов һәм Субаш төп мәктәбе директоры урынбасары Азат Хөснетдинов җитәкчелегендә 13 октябрьдә Пететербургка киттеләр. Программа бик бай. Петербург буенча автобуста экскурсиядә, Эрмитажда, Рус музеенда, Павлов музей-заповеднигында, Мариинский театрда, Ленинградны саклаучы Геройлар Монументында булачаклар. Шунысын ассызыклап узу кирәк – экскурсиягә баручы балалар укуда, спортта зур уңышларга ирешкән , төрле конкурсларда актив катнашучылар.


Резеда Гаязова,

Ммәгариф идарәсе методисты

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәни сәяхәт