Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыны мыскыл иткән өчен укытучыга нәрсә яный?

Уку елы башланып бер ай да узмады, укучылар һәм укытучылар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлады.

Хәтерлисездер, узган уку елының март аенда гына Түбән Новгород өлкәсендә бер инглиз теле укытучысына карата җинаять эше кузгатылган иде.

Интернетта аның дәрес барышында укучыларының башына берничә тапкыр дәреслек белән сугуы һәм аларны «дауннар» дип атавы турында хәбәр таралды. Шулай ук Санкт-Петербургның бер мәктәбендә рус теле укытучысының, ялгыш кына гөл савытын төшереп ваткан өчен, 5 нче сыйныф укучысын 40 минут буе мыскыллап орышуы хакында да ишетергә туры килде.

Күптән түгел Интернет челтәрендә кабат шундыйрак сюжетлы видео пәйда булды. Анда бер укытучы 6 нчы сыйныф укучыларын «аңгыралар, мескеннәр, ярлылар» дип мыскыл итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу вакыйга Санкт-Петербургның Пушкин районында урнашкан бер мәктәптә була. Әлеге хәлне бер укучы яшерен рәвештә видеога төшереп тора. Укытучыны мондый хәлгә нәрсә китерүе билгесез. Шул сәбәпле бу видеоны караган кешеләр дә капма-каршы фикерләр яңгырата. Кемдер укытучыны, ә кемдер аны шул дәрәҗәгә җиткергән балаларны гаепли.

Район прокуратурасы әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып бара. Укытучы бу сүзләре өчен ничек җавап бирер, әлегә билгесез. Иң яхшы очракта ул шелтә белән генә котылырга, булмаса, эштән дә куылырга мөмкин.

Әйе, укытучылар тарафыннан балага начар мөгамәлә, мыскыл итү, дорфа сүзләр әйтү кебек хәлләр турында еш ишетергә туры килә. Әмма аларның барысы да игътибарга алынмый, онытыла, гафу ителә. Тик бу дөресме соң? Ярый, бер булды, ди… Әгәр мондый хәл ике, өч тапкыр кабатланса, әлбәттә, сүзсез утырып булмый. Мондый очракларда әти-әниләргә нишләргә соң? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен юрист, «Айдек» өстәмә белем бирү үзәгенең җәмгыять белеме укытучысы Денис Красноярцевка мөрәҗәгать иттек:

— Мин әти кеше буларак та, укытучы һәм гамәли практикага ия юрист буларак та шуны әйтә алам: укытучы – ул кешеләрне җанландырып, җиңүгә алып баручы лидер, хәрби солдат төркемнәре ротасының, взводының командиры кебек. Әгәр ул гаскәриләрне түбәнсетә, мыскыл итә яки төбәп ямьсез сүзләр әйтә ала икән, димәк, бу начар командир, һәм ул кешеләрне дә, илен дә җиңелүгә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф