Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы бәхете – балаларда

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел...Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай...

Бу тормышта һәркем үзенә якын һөнәрне сайлап, сайлаган һөнәренә тугры калырга тиештер. Ә һөнәрләрнеӊ иӊ асылы башлангычы, нигезе булган укытучы һәнәре. Язмамныӊ герое - әлеге һөнәр иясе. Аӊа карап сокланам да, горурланам да мин. Ул минем хезмәттәшем, авыл халкыныӊ хөрмәтле кешесе, балаларныӊ яраткан укытучысы Низаметдинова Фирая Бариевна.
Чишмәләргә, артышлы тугайларга бай табигатьле Югары Кенә авылында Мәгъфирә белән Габделбарый Хайруллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул.. Ә гаиләдә алар бишәү: дүрт кыз һәм бер малай. Туганнарыныӊ сөйләве буенча гайләдә иӊ чаясы да, иӊ үткене дә,иӊ үжэте дә Фирая була.
Кенә мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүлэт педагогика университетыныӊ рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларын узып, моннан нәкъ илле ел элек Салавыч сигезьеллык мәктәбенә эшкә кайта. Шуннан бирле инде ул Салавыч кешесе. Эшкә килгән вакытында бу авылда төпләнеп калырмын дип башына да китермәгәндер. Авылныӊ уӊган, булган,җор күӊелле, шаян егете Наил Низаметдинов белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстерделәр алар. Бу чорларныӊ авырлыгын алар үзләре генә беләдер. Ә шулай да зарлануны белмәде алар. Аларныӊ киӊ күӊелле булулары нәтиҗәсендә башка укытучы гайләләренеӊ балалары да аларда сыену урыны тапты.
Фирая кырык елга якын Салавыч мәктәбендә балалар күӊеленә икенче ана телебез булган рус теленнән белем орлыклары салды. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар усеп чыкты, ныгыды. Шатлык - көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 40 ел! Шул еллар эчендә ничә еллар сыйныф җитәкчесе булып эшләү. Ул чакларда сыйныф саен 30-40 бала тәрбияләнде . Күпме генә булуларына да карамастан, аларның һәрберсенә үз җылысын, үз мәхәббәтен тигез итеп өләште. Яратты аны балалар. Фираяныӊ тәрбиясе үз балаларында да чагыла. Коллективта да җор сүзе,ачык күӊелле, шаян табигате, ярдәмчеллеге белән дан казанды ул. Авыр минутларда аӊа һәрвакыт таянырга була иде. Яшь укытучыларга һәрвакыт яхшы остаз булды.
Яшьлек ялкыны һәрвакыт дөрләп торган Фирая җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнашты: комсомол комитеты әгъзасы, комсомол политукулары җитәкчесе…. Саный китсәӊ, бик күп инде алар.Ә иӊ җаваплысы аныӊ тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге. Мәктәпнекен булмасын, колхозныкын булмасын, авыл халкыныкын булмасын - һәркайсын җиренә җиткереп башкарды ул. Ул тәрҗемә иткән текстлар, үтенечләр Казанга да, Мәскәүгә дә ките. Ул чактагы колхоз рәисе Харис Галимуллин әйтмешли: «Фирая ханым, син чын «переводчик» булып җитештеӊ, инде сиӊа шушы һөнәрне сайласаӊ да була» - дигән сузләре әле һаман да колагында яӊырый торгандыр. Кемнәр генә рәхмәт белдермәде бу игелекле хезмәте өчен Фираяга.
Кешенең гомер юлы - аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрен дә санап бетергесез күп булгандыр. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын, бәхетен татыды . Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтылды. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.
Ул бүгендә бик җаваплы эштә - авылныӊ ветераннар советын җитәкли.
Аның хезмәте - аның укучыларында. Аларның барысы да шәхес булып камилләштеләр, барысы да кешелекле, мәрхәмәтле. Араларында колхоз һәм авыл советы рәисләре , укытучылар да, табиблар да, гади хезмәткәрләр дә. Кем генә булуларына карамастан, инде озак еллар лаеклы ялда булган Фирая Барый кызын гөл-чәчәкләргә күмәләр. Әнә бүген дә бүләкләр һәм бер кочак чәчәк букетлары белән яраткан укытучыларын янына укучылары: Икрам Хөсәенов, Рифат Шәрәфиевлар килгәннәр.
Вакыт арбасы үз агымы белән бара да бара. Сабырлык, түземлек, зирәклек кебек сыйфатларны үзенә туплаган укытучыныӊ биш баласы, ун онык һәм өч оныкчыгыныӊ кадерлесе булып, улы Ленар, килене Эльвира янәшәсендә, бәхетле гомер кичерә. Тормыштан һәрвакыт канәгать ветеран укытучы.
Йөзәрләгән балаларны
Укытып, сөеп.
Тормышка аяк бастырдыӊ
«Тырыш бул!»- диеп.
Фото: http://olhovec-shool.obl48.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250