Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Укытучы булып туарга кирәк" - диләр Гүзәл Бариева турында

Беренче укучым - үзенең бөтен гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган Бариева Гүзәл Галимулла кызы белән очрашканда, мин УКЫТУЧЫ идеалы белән очрашкандай булам.

Сокланам да, горурланып та куям. Бу сыйфатлар аңа Бөрбаш урта мәктәбендә укыган елларда, шаулап-гөрләп үткән кызыл галстуклы пионер сборларында бирелгәнме? Әллә бәхәсле диспутлары, Ленин зачетлары белән истә калган комсомол җыелышлары аша күчкәнме? Булса да булыр, пионер - Гүзәл, комсомол - Гүзәл. Ул бу эшләрнең һәрберсенең үзәгендә кайнап үсте.
Мәктәпнең оештыру сәләте ташып торган комсомол вожатыеннан, ә Гүзәлнең мәктәптән, тиктормас октябрят, пионерларыннан аерыласы килми. Яңа уку елын ул «вожатый Гүзәл апа» булып каршы ала. Балалар белән бергә уйный, җырлый, бии, көлә; аларны тиң күреп сөйләшә, киңәшә, якын дусларына әверелә.
Гүзәл Галимулловнаның тормышын, хезмәтен мин ургылып аккан саф сулы тау чишмәсенә, урманнардан агып төшә торган көмеш сулы гөрләвекләргә тиңләр идем. Бөрбаш мәктәбендә вожатый булып эшләү, Балтач район комсомол оешмасында II секретарь вазыйфасын башкару, укучыларны сагыну хисен җиңә алмыйча, кабат мәктәпкә әйләнеп кайту...
Бу юлы инде ул мәктәпкә дипломлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. «Университетны уңышлы тәмамлавым белән бер кат бәхетле булсам, диплом эшемне күренекле язучы, галим Мөхәммәт абый Мәһдиев җитәкчелегендә яклавым белән икеләтә бәхетле саныйм үземне», - дияргә ярата ул.
Шулай да бөрбашлыларга Гүзәлне сагынып искә алырга гына кала, сәләтле мөгаллимәнең тормышында тагын бер көтелмәгән борылыш килеп чыга: 1995-96нчы уку елын ул Алан авылында, яңа гына ачылган урта мәктәптә, директор вазыйфасында башлап җибәрә.
Мәктәп коллективы үзенең зур булмаган тарихына күркәм сәхифәләрен яза башлый: 1999нчы ел нәтиҗәләре буенча «Районыбызның иң яхшы мәктәбе» дип танылып, Диплом һәм премиягә лаек була. 2005нче елда балаларны сәламәтләндерү программасы буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, «Юннат-2005» күргәзмәсендә җиңү яулап, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына лаек була. Биш ел рәттән яңа уку елына әзерлек буенча район мәктәпләре арасында беренчелекне тота.
Мәктәпнең 5 гектар җирендә яшелчә, бәрәңге үстереп саткан акчага микроавтобус сатып алына, кабинетлар заманча җиһазландырыла. Мәктәп коллективы район һәм республика күләмендә хәйрия эшләрендә актив катнаша, авылның рухи тормышының үзәгенә әйләнә. Районда беренчеләрдән булып укучыларга ислам әхлагы нигезләрен өйрәтүгә дә Гүзәл апалары җитәкчелегендә аланлылар алына. Балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен Гүзәл Галимулловна барлык мөмкинлекләрне кулланырга омтыла: күренекле язучылар, драматурглар, артистлар еш була бу мәктәптә. Яраткан язучыбыз, драматург Туфан абый Аланга үзенең туган ягына кайткан кебек сагынып, ашкынып кайта торган була.
Көчле ихтыярлы шәхесләрне тормыш сынарга яратамы, әллә андый шәхесләр үзләре бу сынауларга каршы барырга күнеккәнме? Гүзәл Галимулловнаны да кабат сынау көтә: уку елы башланырга өч көн калганда, 2010нчы елның 27нче августында ул Бөрбаш урта мәктәбенә директор булып билгеләнә. Беренче көннән үк, мәктәпнең хәйран искергән булуына борчылып, укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә уңайлы шартлар тудырырга тырыша: идәннәргә линолеум җәелә, стеналар буяла. Әмма бинаны ремонтлап кына заман таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү мөмкин булмаганы аңлашыла, дистә еллар гына хыял булып калган яңа мәктәп кирәклеге көн кебек ачык.
Яңа мәктәп бөтен сәләтен, тормышын балалар тәрбияләүгә багышлаган мәктәп директоры «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесенә лаек Гүзәл Галимулловнаның күркәм юбилеена үзе ясаган бүләге дисәк тә ялгыш булмас. Бу уку елында районда үткәрелгән фәннәр олимпиадасында дистәдән артык призлы урыннар яулап, мәктәп коллективы да җитәкчеләренең күркәм бәйрәменә бик кадерле бүләк әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250