Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы - матурлык үрнәге...

Бүген аның тагын шатлыклы көне. Укучылары математикадан чираттагы контроль эшне яхшы билгеләргә генә эшләде.

Шундый сөенечле көннәре күп аның. Укучылары мәктәп күләмендә үткән чараларда актив катнашып, гел алдынгы урыннар яулыйлар. Укудан тыш, олимпиада, конкурсларда да теләп катнашалар. Араларында спортчылар, гармунчылар, биючеләр дә бар. Ә бит болар һәммәсе дә Айгөл Габделхаковнаның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.
Гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән Айгөл кечкенәдән үзен укытучы итеп күрә. Мәктәп елларында да, Арча педагогия училищесында белем алган чагында да тырыш, сәләтле һәм максатына ирешүчеләрдән була. Балтач урта мәктәбенә эшкә кайтканда әле үзе дә сабый булган Айгөлгә 22 балалы класс бирәләр. Яшь укытучы бу минутларда ниләр кичергәндер, билгесез, әмма әнисе Кәүсәрия апа кызы өчен бик нык борчыла. Үзе дә бала гына бит әле, дип өзгәләнә. Әмма Айгөл беренче дәрескә үк ныклы адымнар белән керә. Бүген дә укучылар мәхәббәтен, әти-әниләр хөрмәтен яулап эшләгән мәле. Мөгаллимәнең беренче укучылары инде күптән егет-кызлар. Ә Айгөл һаман да яшь, гүзәл. Аның сихри күз карашы, балаларга булган мөнәсәбәте шук малайларны да, шаян кызларны да дус һәм тату коллектив итеп тәрбияләргә сәләтле.
Балаларга каты итеп бәрелгәнен, әти-әниләргә сабые турында авыр сүз әйткәнен беркайчан да ишетмәссең. Үзе генә белгән юллар аша бала күңеленә юл яручы укытучы шуңа да зур ихтирам казана. Укучыларының ике сүзнең берендә зур хөрмәт белән Айгөл Габделхаковна дип әйтүләре барысын да сөйли кебек. Шулай булмаса, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп, төрле балалар бакчасына йөргән сабыйларны укуның беренче көненнән үк тату гаилә итеп туплый алыр идеме?! Олы йөрәкле, мәрхәмәтле укытучы гына укучылар күңелендә зур урын яулый ала. Айгөл Габделхаковна өчен эш сәгате гадәттә иртәнге сигездән башланмый. Ул һәрчак сәгать җидедә үк мәктәпкә килә. Балаларны матур итеп каршы ала, кәефсез килгәннәрнең күңелен күтәрерлек сүзләр табып, уку көнен уңай хис-кичерешләрдән башлый. Дәресләргә әзерлек, мәктәптә, өйдә, урамда үз-үзеңне әдәпле тоту, бер-береңә яхшы мөнәсәбәт мәсьәләләренә дә аеруча игътибар итүе балаларда нык чагылыш таба. Пөхтәлеге, зәвыклы киенүе белән дә укучыларга матурлык үрнәге булып тора. Билгеле, болар берсе дә тиеш булганга гына эшләнми. Күңеле, җаны белән укытучы булган кеше генә зур югарылыкка күтәрелә ала. Ә Айгөл Әһлиуллина нәкъ менә шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250