Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы тапмаган бит ул баланы... (фото)

10 нчы февраль көнне район мәгариф идарәсе психологлары Кече Лызи мәктәбендә оештырылган әти-әниләр җыелышында катнашты һәм тренинг уздырды.

"Имтиханнарга психологик әзерлек" дип аталган бу эшлекле уен вакытында әти-әниләр, проектив методика эшләп, балаларына ни дәрәҗәдә әйбәт таяныч була алуларын ачыкладылар, имтиханнарның тискәре һәм уңай якларын билгеләделәр. "Авыр очраклар"ны чишкән вакытта, әти-әниләр генә булып калмыйча, укучылар һәм укытучылар булып та фикер йөрттеләр, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр. "Без, әти-әниләр, үз балабызга иң якын сердәш һәм ярдәмче булырга тиеш. Укытучы белем бирә. Ә калганы - безнең бурыч. Укытучы тапмаган бит ул баланы"- дигән фикер яңгыратты бер әни. Тренинг җыелышта катнашучыларны тагын бер кат уйланырга, балалары каршында үз вазифаларын дөрес үтәргә этәргеч бирер дигән ышаныч туды.
Гүзәл Закирова,
мәгариф идарәсе каршында
эшләп килүче
педагогик-психологик
бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250