Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыбыз Рүзилә Самат кызы Ибраһимова турында.

Без, Балтач урта мәктәбенең 4в сыйныф укучылары. 3нче сыйныфтан безне - рус сыйныфнда белем алучы балаларга татар теле һәм уку дәресен Рүзилә Самат кызы Ибраһимова укыта.

Аның укытуы безгә бик ошый. Укытучыбызның дәресләрен көтеп алабыз, ул һәрберебезгә бик игътибарлы, таләпчән, сабыр. Дәресләр бик кызыклы, күңелле бара, чөнки Рүзилә Саматовна дәрескә бирелгән теманы аңлатканнан соң, дөньяда булган, тормышта безгә кирәкле, гыйбрәтле һәм уйландырыла торган тарихлар сөйли.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Әлеге темага да укытучыбыз бик күп хатирәләр, истәлекләр сөйләде. Ул сугыш вакытлары бик авыр булганын, әбиләребез басуларда урак белән иген урганнарын, ә кечкенә балаларын үзләре белән алып шунда аларны имезгәннәрен, кечкенә генә икмәк алып кайткач, аны бөтен кешегә тигез итеп бүлеп ашаганнарын сөйләгәч, тын калып утырдык.
Минем дә тыл хезмәтчәне булган әбием - Зөлхәбирә, бүгенге көндә исән сау безнең белән гомер кичерә. Арып талганнан соң үзебез казыган чокырларда йоклый идек дип сөйли әбием. Бабаларыбыз сугышка киткәндә: "Көтегез кайтырбыз дип киткәннәр". Тик аларның кайсысы хәбәрсез югалган, кайсыберләре яу кырында ятып калганнар, бик әзләре генә туган якларыбызга кире әйләнеп кайта алган. Җиңүче бабайларыбыз, ир йөрәкле әбиләребез белән бик тә горурланабыз, чөнки алар безгә бу тормышны бүләк иткәннәр!
Бүген һәркайсыбызның теләге бер, илдә тынычлык булсын иде!
Авыр елларны безгә күзалларга ярдәм иткән, олы йөрәкле укытучыбыз Рүзилә Самат кызы Ибраһимовага алдагы тормышында сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп, шатлык куанычларда яшәвен телибез.
Бариева Земфира, Васинкина Эльвина
Балтач урта мәктәбенең
4в сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250