Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар көне уңаеннан, Балтач педагогларына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылырмы

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Дмитрий Ливанов имзасы белән "Российская газета"да дөнья күргән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында язылган.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 26 укытучы кертелгән.

"Әлеге премия илнең иң перспективалы мең педагогына тапшырыла. Шул ук вакытта дәресләр алып бармый торган директорлар да, завучлар да аңа дәгъва кыла алмады", - диелә газета материалларында.

Рәсми таләп бер генә - укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм төп хезмәткәр булырга тиеш. Премиягә дәгъва кылучыларга башка таләпләр: фән буенча шәхси методик кулланмалар, соңгы 3 елда укучыларның югары күрсәткечләре, дәрестән тыш эшчәнлектәге уңышлары, шулай ук автив гражданлык позициясе һ.б. Педагогның балаларның төрле төркемнәре, әйтик, сәләтле, физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү сәләте дә исәпкә алынган. Конкурста катнашучы таләп-шартларның һәркайсы буенча 10 баллга кадәр алырга мөмкин булган. Гомуми баллар саны буенча педагогларның рейтингы төзелгән.

Һәр төбәктә күләмле премиянең ничә кешегә тапшырылачагы укучыларның санына, социаль факторларга бәйле булган. Нәтиҗәдә, Мәскәүдә акчалата бүләк 47 укытучыга тапшырылачак, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краенда - 43әр, Башкортстанда - 35, Татарстанда - 26, Алтай краенда - 20, Иркутск өлкәсендә - 19 һ.б.
Бүләкләнүчеләр исемлеге хәзергә ачык түгел. Кем белә, безнеӊ Балтач укытучыларыннан да кемдер бәлки бу саллы бүләккә ия булыр. Көтәбез, өметсез шайтан диләр бит.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/07/29/416179/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250