Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларның җәйге спартакиадасы үтте (+фоторепортаж)

15 сентябрь көнне көнне "Балтач" универсаль спорт залында мөгаллимнәребез чираттагы көч сынашу уеннарына - җәйге Спартакиадага җыйналдылар.

22 төп һәм гомуми белем бирүче мәктәптән килгән укытучылар, мәктәп җитәкчеләре спортның берничә төрендә үзара ярышып, үзләренең бердәмлекләрен һәм беркайда да сынатмауларын тагын бер кат исбат иттеләр. Ярыш оешкан төстә барды.
Мөгаллимнәребез ярышларда үзара көч сынашып, тагын бер кат иң-иңнәрне барладылар. Кемнәрнеңдер көтелгән җиңүләре, кайсыларыныңдыр уйламаган җирдән җиңелүләре дә булды. Шуның өчен дә ярыш инде ул.

Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1. 100 метрга йөгерү (ир-атлар арасында):

1 урын - Дилүс Нуриев (Балтач гимназиясе);
2 урын - Р.Зәйнетдинов (Кече Лызи урта мәктәбе);
3 урын - Айдар Хаҗиев (Балтач урта мәктәбе).

100 метрга йөгерү (хатын-кызлар арасында):

1 урын - Алсу Нигъмәтҗанова (Балтач гимназиясе);
2 урын - Чулпан Гарәфиева (Кече Лызи урта мәктәбе);
3 урын - З.Ногманова (Арбор).

2. Озынлыкка сикерү(хатын-кызлар арасында):

1 урын - А. Медведева (Кенә);
2 урын - А. Яппарова (Бөрбаш);
3 урын - АлсуНигъмәтҗанова (Балтач гимназиясе).

Озынлыкка сикерү (ир-атлар арасында):

1 урын - Р. Ногманов (Чепья);
2 урын - Фәнил Ибраһимов (Кенә);
3 урын - Л.Фаязов (Субаш).

3. Гер күтәрү(ир-атлар арасында):

1 урын - Р. Исрафилов (Норма);
2 урын - Ранил Мөхәммәтгалиев (Яңгул);
3 урын - ФәнилГабдрахманов (Сосна).

Гер күтәрү(хатын-кызлар арасында):

1 урын - Л.Гайфиева;
2 урын - Р.Габдрахманова (Яңгул);
3 урын - Хәбибуллина.

4. Ату (ир-атлар арасында):

1 урын - Гарифуллин (Түнтәр);
2 урын - Гыймадиев (Нөнәгәр);
3 урын - Васильев (Шубан).
Ату (хатын-кызлар арасында):

1 урын - Шәфигуллина (Яңгул);
2 урын - Галимова (Балтач гимназиясе);
3 урын - Миләүшә Хрисанова (Чепья).

5. Бадминтон (ир-атлар арасында):

1 урын - Р.Әкбәров (Бөрбаш);
2 урын - Ринат Мөхәрләмов (Балтач гимназия);
3 урын - Айдар Хаҗиев (Балтач).

Бадминтон (хатын-кызлар арасында):

1 урын - Хәкимова (Балтач гимназия);
2 урын - Елена Шәйхиева (Балтач);
3 урын - Фәридә Хөсәенова (Кенә).

6. Аркан тарту (ир-атлар арасында):

1 урын - Фәнил Габдрахманов (Сосна);
2 урын - Ринат Мөхәрләмов (Балтач гимназия);
3 урын - Ранил Мөхәммәтгалиев (Яңгул).

Аркан тарту (хатын-кызлар арасында):

1 урын - Фәсхетдинова (Шубан).
2 урын - Елена Шәйхиева (Балтач);
3 урын - Фәридә Хөсәенова (Кенә).
Гомуми нәтиҗәләр буенча төп мәктәпләр арасында Шубан - беренче, Кенә - икенче, Сосна өченче призлы урын яулады.

Урта мәктәпләр арасында Балтач гимназиясе җиңүче булып танылды. Икенче урында Балтач урта мәктәбе, өченчедә Яңгул мөгаллимнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250