Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы 100 балл алган 13 укучы әзерләгән!

Бу - быел БДИга әзерләүче педагоглар арасында иң яхшы нәтиҗә.

Мәскәү өлкәсенең Королев фәнни-инженерлык профильле лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Шушкевич быел БДИ буенча 100 балл җыйган 13 чыгарылыш сыйныф укучысы әзерләгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу - әлегә педагоглар арасында быел иң яхшы нәтиҗә, дип билгеләп үтелә.

Әлегә Мәскәү өлкәсендә укучылары 100 балл җыйган 500дән артык укытучы бар, әмма алар соңгы нәтиҗәләр ясаганнан соң тагын да үзгәрергә мөмкин.

Билгеле булуынча, өстәмә БДИ чорында узган соңгы имтихан нәтиҗәләре 17 августта билгеле булачак.
 

 

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев