Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы балаларның авызын скотч белән ябыштырган

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре алдында әлеге хәлне тикшерү һәм кирәк булган очракта тиешле чаралар күрү бурычы тора.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт прокуратурасы шәһәрдәге бер мәктәптә укытучының балаларның авызын скотч белән ябыштыруы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер ана язма калдырган булган. Ул 25нче мәктәптә дәрестә сөйләшкән өчен укытучының беренче сыйныф укучыларының авызларын скотч белән ябыштыруына зарлана.

Бу хәбәр астында бер малайның әтисе дә комментарий калдырган. Ул әлеге хәл турында полициягә гариза язуы хакында хәбәр иткән. Әмма, аның әйтүенчә, укытучыны беркем дә эшеннән алырга җыенмый.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре алдында әлеге хәлне тикшерү бурычы тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы