Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы бармакларсыз калган...

Дәрестә һич көтелмәгән хәл килеп чыккан.

Дагстанның Хасавюрт шәһәрендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресендә укытучы граната шартлаудан зыян күргән. Граната укыту өчен тәгаенләнгән түгел, ә хәрби булып чыккан. Бу хакта ашыгыч хезмәтләр чыганагына сылтама белән "Live.ru" хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, 37 яшьлек педагог дүрт бармаксыз калган. Чыганак мәгълүматлары буенча, укытучы сыйныфта дүрт укучыдан торган команда белән ярышларга әзерләнгән булган. "РГД-5"не сүтү кагыйдәләрен күрсәткәндә ул гранатаның чын булуын күреп калган. Укытучы балалардан читкә таба борылып, снарядны корсагына кыскан, ә аннан соң шартлау булган.

Педагогны дәваханәгә алып киткәннәр, мәктәп укучылары арасында зыян күрүчеләр ачыкланмаган, дип яза Кызыл таң.


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: граната граната шартлаган мәктәптә