Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар сыйныф җилләтүдән котыла...

Мәктәп биналарына карата яңа таләпләр кертеләчәк.

Стратегик башлангычлар агентлыгында мәктәп биналарына карата яңа таләпләр эшләргә тәкъдим итәләр. Әйтик, спорт залын төрле чаралар үткәрү өчен җайлаштыру, ә мәктәп коридорын китапханә стеллажлары системасы белән җиһазландыру күз уңында тотыла. Заманча мәктәптә, шулай ук, ял итү зоналары һәм драма түгәрәгенең репетицияләре, йога белән шөгыльләнү өчен зал ролен башкарачак күпфункцияле мәйданчык булырга тиеш.
Шулай ук, транзит челтәрләре буенча нормаларны үзгәртергә дигән тәкъдим дә бар. Хәзер мәктәп территориясе аша инженерлык коммуникацияләре узарга тиеш түгел. Шуңа бәйле рәвештә яңа мәктәп биналары төзү өчен участоклар сайлау авырлашкан. Моннан тыш, җилләтү һәм кондиционерларның махсус системалары ярдәмендә һава температурасын һәм циркуляциясен контрольдә тоту тәкъдим ителә. Бүгенге көндә биналарны җилләтү өчен педагоглар җавап бирә.

 

Фото: ачык чыганаклардан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саф һава