Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар ярышты! (+фото)

28 – 29нчы август көннәрендә Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге Югары Субаш авылы җирлегендә туризм буенча укытучылар арасында район беренчелеге үткәрде.

Монарчы укучыларыбыз өчен генә туризм слеты үткәрелгән булса, менә быел Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары
укытучыларыбызның да сәләтләрен тикшереп карады.

Әлеге ярышка районыбызның барлык мәктәпләре дә чакырылды. Ике көнлек ярыш бер көн кебек узды да китте. Көне дә искиткеч матур булды шул, сорап алган диярсең! Укытучыларның кәефләре шәп, беркем дә борчылмый. Һәр команда җинү өчен тырышты, үз мәктәбе данын яклады.

Ярыш нәтиҗәләре исә түбәндәгечә булды:
1 урын – “Субаш төп гомуми белем мәктәбе”
2 урын- “Кече-Лызи урта мәктәбе”
3 урын- “Куныр урта мәктәбе” .

Җиңүче командалар кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Ярышны оештыруга мөмкинчелекләр тудырганы өчен Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Вафин Ранис Борис улына һәм Субаш төп гомуми белем мәктәбе директоры Галиева Раилә Масхуд кызына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук, укытучылар турслетын төгәл һәм гадел итеп оештырган өчен өстәмә белем бирү педагогы Хөснетдинов Азат Альбер улына һәм аның судья коллегиясенә (Асхатова Л.Р., Хөснетдинова Э.Ф., Гильманова И.И., Хабиев И.Г., Николаева И.И.,Алексеев Р.Р.,  Хөснетдинова А.А., Һадыев Д.А., Хәкимҗанова Н.К., Нурмөхәммәтов Д.А., Иванова Т.Р.) олы рәхмәт белдерәбез. Алдагы эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Беренче мәртәбә уздырылган әлеге ярыш дәвамлы булачак, алдагы елларда да үткәрергә ниятлибез, диләр бәйгене оештыручылар.

 

Субаш төп гомуми белем мәктәбе.

Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турслет