Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларга

Акыл безгә гомер буе керә, Ә белемне бирә мөгаллим. Мин ышанам әле, укытучылык Абруйлыкка янә чыгар дим.

Акыл безгә гомер буе керә,
Ә белемне бирә мөгаллим.
Мин ышанам әле, укытучылык
Абруйлыкка янә чыгар дим.

Дәрәҗәләр бераз какшады шул,
Заманымы, безме бозылдык.
Парталардан түбән йөри хәзер
Такта каршындагы урындык.

Мөгаллимнән һаман гаеп эзләш,
Ә балалар – хаклы һәрвакыт.
Без ялгыштык, бугай, элек булган
Совет тәрбиясен таркатып.

Укытучылар, авыр эшегезне
Аңлаучылар хәзер бик сирәк,
Гәрчә бар да белә: тәрбиягә
Гаиләдә күпме көч кирәк.

Өйдә ике, я бер бала гына,
Класс саен сездә – утызар.
Олы бәйрәм уңаеннан телим:
Артсын иде сезгә игътибар.

Сабырлыклар бирсен, сәламәтлек,
Хезмәтегез тапсын бәясен.
Бәйрәм белән котлап, сезнең алда
Килә бүген башым иясем.
  

(Исхак Фәйзи, 2.10.20)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь Укытучылар көне