Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларның август киңәшмәләре секцияләре ачык һавада да узды

Укытучылар җиң сызганып август киңәшмәсенә әзерләнә. Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе алдындагы секция киңәшмәләре быел ачык һавада оештырылды.

19-20нче августта "Сабантуй" ял паркында рус теле һәм әдәбияты, чит телләре укытучылары җыелды.

17 август көнне Норма балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен үзенең ишекләрен ачты. Биредә “Мәктәпкәчә белем бирү системасының үсеш ресурсы буларак инновацион тәҗрибәләр” дигән темага киңәшмә узды. Шул ук көнне Урта Көшкәт урта мәктәбе базасында физкультура укытучыларының конференциясе булды һәм Яңгул мәктәбендә биология һәм химия укытучылары “Заманча белем: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылылк” дигән темага сөйләштеләр.

«Йолдызлы сәгать “ дигән интеллектуаль уен да оештырылды.

20 август көнне озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре

“Сабантуй” ял паркына җыелды, секция утырышында район методик берләшмә җитәкчесе Нигамәтҗанова Гөлнара Илдар кызы узган 2020-2021 нче уку елына нәтиҗә ясады. Киңәшмәдә Балтач мәктәбеннән Насыйбуллина Гөлшат Әхмәтша кызының, Бариева Альбина Валерий кызының, Норма урта мәктәбеннән Җәләева Гөлфия Габделфәрт кызының чыгышлары яңгырады. Чыгышлар буенча фикер алышулар булды.

Мәгариф идарәсе методисты Эльмира Гарипова 2021-2022 нче уку елына бурыч, максатлар, эш планы белән таныштырды.
 

Фото: мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август киңәшмәсе мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе