Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы һәм остаз

Бу һөнәр миңа якты дөньяга аваз салганчы ук язмышыма язылган.Әнием дә (Сәләхова Нурания Хәйретдин кызы) укытучы иде. Бала чакта яратып уйнаган уеным да «укытучы-укытучы» булды

Урындыклардан тезеп куелган «парталарга» курчакларымны җыеп утыртып, каршыларына басып, укытучы образына гел керә идем.

Күңелем белән үткәннәргә еш әйләнеп кайтам...Мәктәп елларында «үскәч кем булырга телисең?» дигән сорауга да, башка бер һөнәрне дә күз алдыма китермичә, горурланып, «Укытучы!» дип җавап бирә идем. Шул кечкенә чактагы хыялымны тормышка ашыру өчен, юллар мине Казан Дәүләт педагогия университетына китерде. Укучылар алдына такта янына чыгып баскач, дәреслекне ничек тотарга кирәклегеннән алып, башлангыч сыйныф укытучысына кирәкле бик күп нәрсәләрне, һәр фәннең методикасын, педагогика һәм психологияне бик яхшы итеп өйрәткән укытучыларым алдында баш иясем килә минем. Шушы күп катлы өйрәтүләрдән соң, дипломымны тотып, укытучы дигән исем астында горур атлап, Норма урта мәктәбенә кайттым. Мөгаллимлек хезмәтемне чит авылда, үзем белем алган мәктәптә башладым. Остазларым да шушы мәктәп укытучылары булды. Туган авылымда укытучы булып, тормышка чыккач эшли башладым. Көннәр, атналар, айларны исәпләп еллар ага... Үзем дә яшь укытучыларның остазларына әверелдем. Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Сөенеп, күңелем белән укучыларым, хезмәттәшләрем белән сөйләшеп, хезмәт юлым башланган кадерле мәктәбемә таба атлыйм. Әйе, мин – укытучы! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар, әкрен генә күтәрелгән куллар, өйдә кабатланган җаваплар, бергәләп тактада эшләгән күнегүләр. Күпме уйланып утырганым бар, ләкин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма китерә дә алмыйм. Чөнки миңа, шул шук-шаян, самими, киң ачылган күзләрен өмет белән сиңа төбәп, синнән әллә ниләр көтүче балалар ошый. Аларны мин чын күңелемнән яратам. Димәк, йөрәгемне балаларга биреп мин ялгышмаганмын. Балаларның һәрберсе үз гаиләң кешесе кебек, һәркайсының үз характеры, үз көе... Һәркайсының кечкенә генә уңышы өчен дә сөенәсең, ә ялгышлардан саклап каласы килә. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә.... Бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Һәркем туган җиренең тарихын, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. «Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Киләчәктә дә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле. Укучыларымның һәрдаим хөрмәтен тоеп, уңышларына сөенеп яшим һәм эшлим.

 

Илназ Хәбибуллина,

Чапшар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы