Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ул рәхәтлек Балтач мәктәбе белән бәйле (+фото)

Быелгы яз җайлап кына килде, көннәре дә әкренләп, ләззәтлек белән генә җылына. Язлар белән бергә җанда рәхәтлек калды. Ул рәхәтлек Балтач урта мәктәбе белән бәйле.

Мәктәпләрдә 8 март бәйрәме инде март аенда ук узды, онытырга да вакыт кебек, әмма җанга рәхәт хатирәләр хәтердә мәңге кала, андыйны онытасы да килми.
Безне, укучыларның әбиләрен, 8 март көнне Балтач урта мәктәбенең 4 «а» сыйныфы укучылары бәйрәмгә дәште. Укытучылары Рәзинә Галимуллина белән бик ягымлы каршы алдылар.
"Бу кичәне сезгә багышлыйбыз, сөекле әбиләребез!" диюгә үк күзләр яшьләнде. Балалар гаять тә матур концерт әзерләгәннәр. Әбиләр турында җырлар күңелне эретте, шигырьләр йөрәкләргә үтте. Мөхәммәтнең курайда уйнавын аеруча да ошаттык.
Оныкларыбыз әбиләре турында иншалар да язган, Рәзинә Маратовна һәрберебезнекен аерым укып чыкты, һәм шул кадерле иншаларын оныкларыбыз үзебезгә үк бүләк иттеләр. Әле дә булса шул иншаны кулыма алам. Үзебезне дә биеттеләр балалар, укыган чакларыбызга кайткандай булдык.
Кичәдән соң, мәктәп ашханәсендә күчтәнәчләребез белән чәйләр эчтек. Рәхмәт сезгә, балалар! Рәхмәт, хөрмәтле Рәзинә Маратовна! Кадер-хөрмәтегез өчен! Укуыгызда, эшегездә сезгә гел уңышлар гына теләп калам.
С.Гайсина
Балтач авылы
З.Шакирова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев