«Үләәм, син дә укытучымыни?! Бу өйдә барысы да укытучымы әллә?!»
Балаларның эчке дөньясы бик катлаулы да, бик нәзберек, бик сизгер дә хәзер. Аларның психологиясен аңлап бетерергә, күчеш арты күчеш этапларында өлкәннәргә үзләрен ничек тотарга да белеп бетерә торган түгел.
— Валидоллы вакыт җитә! — Елның шушы вакыты җиткәч, еш ишетелә торган әйтемнәрнең берсе бу. Кемнәрдер «валерианкалы вакыт» ди, кемнәрдер уен-көлкегә борып, бу әйтемнән шактый күңелле мәзәкләр уйлап таба, кемнәрдер, даруханәләрдә валидол белән валеринкалар беткән икән дип, шаяртып, ялган коткы тарата. Өйдәге әби-бабайлар да бу чорны үзләренчә дулкынланып көтә: «Балаларның укырга китәр чагы җитә...»
Укытучылар өчен дә, әти-әниләр, укучылар өчен дә тынгысыз да, мәшәкатьле дә тугыз айга сузылган бу чор шушы өчлеккә кергән һәркемнән тырышлык та, сабырлык-ныклык та таләп итә. Программалар катлаулы, характерлар төрле, буыннарның тормышка, яшәешкә мөнәсәбәте еш кына каршылыклы...
Шушы шартларда белемле дә, тәрбияле дә, шул ук вакытта бүгенге тормышка әзер булган кешеләр үстерү җиңелләрдән түгел. Өч якның уртак тел табуы кирәк. Шул ук вакытта бит әле геннар турында та онытып булмый. Ә кайсыбер очракта аларның берсе дә «эшләми» кебек...
Балаларның эчке дөньясы бик катлаулы да, бик нәзберек, бик сизгер дә хәзер. Аларның психологиясен аңлап бетерергә, күчеш арты күчеш этапларында өлкәннәргә үзләрен ничек тотарга да белеп бетерә торган түгел. Бер буынга яраган тәрбия икенче буынга туры да килми, ахры.
Бүген инде балаларны, элекке кебек, нәрсә беләндер, кем беләндер куркытып кына тәрбияләп булмый. Безнең буынны гына ул шулай үстерделәр. Бер карасаң, дөрес тә булмаган кебек, икенче яктан карасаң... Беркемнән курыкмау дөрестерме, әллә бөтенесеннән дә куркумы? — Бер чиктән бер чиккә ташлану кебегрәк бу кадәресе. Курку дигәнең еш кына хөрмәт, ихтирамны да аңлатмый кебек. Әллә икесе дә булырга тиешме икән?
Бу көннәрдә нәселләрендә укытучылар күп булган гаиләгә яшь килен килде. Ул да — укытучы. "Килен токмачы«на бөтен туганнарын җыйнап, бер-берсе белән якыннан таныштырдылар. Шунда күрше авылдан килгән башлангыч сыйныфта укучы оныклары, аның да укытучы икәнен белеп, бөтенесен «аяктан еккан»...
—Үләәм, син дә укытучымыни?! Бу өйдә барысы да укытучымы әллә?! Моңа кадәр дә берәр нәрсә эшләсәм, әле... апаңа әйтәм, әле... абыеңа (укытучы туганнарының исемнәрен әйтә сабый) әйтәм, дип куркыталар иде, инде синең белән дә куркыта башларлармы икән?! — дигән.
Билгеле, бу урында куркыту-курку дигәнең үзе туган, үзе укытучы апа-абыйларына туганнар арасындагы үзгә мөнәсәбәт турында сөйли. Укытучы туган барысы өчен дә гомерлек укытучы булып кала, менә бу очрактагы кебек, балаларга, оныкларга да тапшырыла... Бер нәсел эчендә генә түгел, гомумән дә, шулай булса иде ул.
Гөлсинә Хәбибуллина
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/150025/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев