Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Улымның дәрестә гаме юк...

Укытучысы бик еш кына улымнан зарлана. Дәрестә гаме юк, уйнап утыра, игътибары да, уку теләге дә юк, ди.

Минем улыма 7,5 яшь, беренче сыйныфта укый. Укытучысы бик еш кына улымнан зарлана. Дәрестә гаме юк, уйнап утыра, игътибары да, уку теләге дә юк, ди. Югыйсә ул, башкалар белән чагыштырганда, тизрәк укый, математиканы да белә. Орышып та торам инде. Ничек итеп бу хәлне үзгәртергә?


Рамилә.
Балтач бистәсе.

Сорауга Балтач мәктәбе педагог- психологы Гөлчәчәк Инсуровна җавап бирә:

- Исәнмесез, Рамилә. Мәктәптә укый башлау шактый күп үзгәрешләр белән бәйле шул. Беренчедән, улыгызның социаль статусы узгәрде, хәзер инде ул укучы исемен йөртә. Икенчедән, мәктәпкәчә чорда әйдәп баручы эшчәнлек уен булса, мәктәптә ул кисәк кенә уку белән алышынды. Шуңа күрә дә нәк менә 7 яшьтә кризис чоры башлана. Балалар мондый үзгәрешләрне авырдан кабул итәләр. Әгәр дә балагыз мәктәптә уйнавын дәвам итә икән, димәк, ул әле шәхси үсеш ягыннан укуга әзер түгел. Игътибарга алыгыз: ул өйдә дә уйныймы? Ә инде сезнең тәрбиягә килгәндә, орышып ярдәм итеп булмый. Узебез дә бит кычкырганда түгел, ә мактаганда тырышыбрак эшлибез. Әти-әнинең бурычы-балага терәк булу. Көн саен кечкенә генә уңышларын да мактарга, аның молодец укучы булуын башына сеңдерергә кирәк. Һәм кичләрен бала белән уйнарга вакыт табыгыз. “Улым, бүген тырышып укып кайт, узеңнең молодец укучы икәнеңне күрсәт, ә кич белән икебез уйнарбыз” дигән сүзләр куллану да урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог киңәшләре