Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Унбер ел урынына 12 ел укыйбызмы?

Чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлау өчен өстәмә бер ел бирергә тәкъдим итәләр.

РИА "Новости" хәбәр итүенчә, ЛДПРдан Дәүләт думасы депутаты Василий Власов унберенче сыйныфларга булачак һөнәрләрен ачыклау өчен — gap year, ягъни тагын бер ел бирүне тәкъдим итә. Ул мөрәҗәгатендә мәктәп тәмамлаучыларга волонтерлык эше яки төрле оешмаларда практика узу, һөнәр сайлауга зур этәргеч булуын ассызыкый. Парламентарий белдерүенчә, әлеге мөрәҗәгатьне ул Русия мәгариф министры Ольга Васильевага җибәргән.

Депутат Русиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисад торышына туры килми дип белдерә. Шул сәбәпле, югары уку йортын тәмамлаучылар үзләштергән һөнәрләре буенча эшләми, дип тә ачыклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү