Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уяу булыйк юлларда

“Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрегез!” Кемнәр генә кабатламый икән бу сүзләрне!

“Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрегез!” Кемнәр генә кабатламый икән бу сүзләрне! Әйе, транспорт чараларының көннән-көн арта баруы, юллардагы хәрәкәт ташкыны һәркемне-балалардан алып өлкәннәрне, җәяүледән алып транспорт иярләүчеләрне һәрчак уяу, игътибарлы булырга тиешлеген искәртә.

Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы юл йөрү кагыйдәләре, аларны үтәү буенча бердәм эш алып бара. Аңлату, әңгәмәләр үткәрү белән генә чикләнмичә, төрле шөгыльләр, дидактик уен, максатчан экскурсияләр, әкият персонажлары, ЮХИДИ вәкилләре белән очрашулар тәрбия эшебездә нәтиҗәле чара булып тора.

Әле күптән түгел мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән юл йөрү кагыйдәләре буенча КВН балалар өчен бик файдалы чара буларак хәтерләрендә сакланыр. “Зебра”, “Светофор”, “Шофёрлар” исемендәге өч команда да, җанатарлар да чып-чынлап ярышты бу кичәдә.

Юл билгеләре, плакат-макетлар белән бизәлгән залда балалар транспорт төрләрен ничек белүләре, юл билгеләрен ачыклау, җыю, юлларда йөргәндә киеренке хәлләрдән чыгу, хәвефсезлек кагыйдәләрен ничек үтәргә тиешлеге хакында биремнәргә җавап бирүдә көч сынаштылар. Табышмаклар җавап табу, шушы темага багышланган җырлар башкару “Кызыклы автомульти, җанатарларның ярышы беркемне дә битараф калдырмады. Ә инде кичәбезнең җыр-бию белән чиратлашып баруы КВНыбызга тагы да ямь өстәде.

Жюри әгъзалары, кичәбезгә кунак итеп чакырылган ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Лилия апалары да һәр бәйгегә гадел рәвештә нәтиҗә ясадылар, бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан балаларга бүген алган белемнәренең тормышта бик кирәклеген, юлларда йөргәндә иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәгә кирәклеген басым ясап әйттеләр.

Г.Зәйнуллина, Ф. Зарипова, А. Садыйкова
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре Кариле балалар бакчасы