Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уйнап та карадык... (+фото)

Күптән түгел Карадуган балалар бакчасының уртанчылар-зурлар төркемендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уены булып узды. Без алдан ук балалар белән командир сайлап куйдык,  отрядка исем, девиз сайладык, хәрби җыр астында марш атларга өйрәндек. Балалар иңнәренә погоннар тагып, граната һәм мылтыклар белән коралланып иртәдән үк әзерләнеп килделәр.

Уен бик кызыклы, сугышчан рухта үтте. Балалар әтиләре белән бергә сазлык аша да үттеләр, кырны миналардан да чистарттылар, граната атып дошман танкын да шартлаттылар, самолетны да бәреп төшерделәр, югалган документларны да табып генералга тапшырдылар. Генерал аларны сугышчан биремне намус белән үтәгән, кыю һәм җитез булганнары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Сүз уңаеннан, төркемебезнең әтиләрен мактап китәсе килә. Алар бик активлар, кайчан ярдәмгә чакырсаң да, йөгереп килеп җитәләр. Һәр гозерне үтәргә әзер торалар. Бәйрәм уңаеннан оештырылган “Алтын куллы әтием!” күргәзмәсендә дә әтиләр үз куллары белән ясалган эшләнмәләре белән актив катнаштылар. Рәхмәттән башка сүз юк аларга!

Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырып әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр. Бакчабызның пешекче апалары балаларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар.

Бу бәйрәм балалар һәм әтиләр күңелендә озак сакланыр, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен үстерер дип ышанасы килә.

Раушания Нигматуллина

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев