Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уңыш хезмәт белән килә. Кемнәргә? (+фоторепортаж)

Бу атнада районыбызның бертөркем мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Юкса, белем яисә һөнәри бәйрәмнәре дә түгел, әле “Соңгы кыңгырау”га да айдан артык вакыт бар шикелле.

Әмма мәгариф хезмәткәрләрен башкарган хезмәтләре өчен елның кайсы гына фасылында олыласаң да артык түгел, миңа калса.

Тәрбияче, укытучы һәркемнең тормышында зур урын алып тора, укытучы булмаса космонавт та, инженер, врач та һәм башка һөнәр ияләре дә була алмас иде дигән сүзләр ничек кенә купшы тоелса да, моның шулай икәнен һәрберебез белә һәм таный. Мөгаллимнәрнең бар тормышы, яшәеше, сулар һавасы мәктәп, укучылар,  аларның әти-әниләре белән бәйле, әле моннан тыш та алар башкарган хезмәтне санап чыгарга кәгазь битләре генә җитмәс иде. Алар гел эзләнүдә, иҗат итүдә, хәер бу заман таләбе. Тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз белем һәм тәрбия бирүдән тыш, күпсанлы бәйге-конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, Грантлар оталар. Шул рәвешле күпмедер дәрәҗәдә белем йортын уку кирәк-яраклары белән дә баеталар.

Призлы урыннар яулап, район һәм республика дәрәҗәсендә җиңгәннәр сәхнәгә чакырылып бүләкләнсә, бәйгедә катнашып, лауреат булганнар мондый бәхеттән мәхрүм кала килде. Ә хезмәтеңне бәяләп Диплом, Рәхмәт хатларын хезмәттәшләрең алдында тапшыру һәр мөгаллим өчен зур шатлык, минемчә. Быел нәкъ менә шуларны истә тотып, уку елы дәвамында бәйге-конкурсларда катнашкан тәрбияче-укытучыларны бергә җыеп, зур бәйрәм ясадылар. Сосна мәдәният йортында узган әлеге бүләкләнү чарасы чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Остазларны котларга дип сәхнәгә чыккан Сосна мәктәбе укучылары, район мәктәпләреннән килгән укытучылар чыгышы, директорлар хоры көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәм сәхнәсендә “Ел тәрбиячесе”, “Сыйныф җитәкчесе” һәм “Дус сыйныф серләре” дип аталган ата-аналар комитетлары республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре, “Яшел ут–2018”, “Яшел дулкын–2017” бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнде. Быел башка еллардан аермалы буларак, башлангыч сыйныф укытучылары арасында мастер-класс конкурсы да үткәрелде. Бәйрәмдә әлеге бәйге җиңүчеләрен һәм лауреатларын да күрү насыйп булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү тантанасы