Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Уңышлы мәктәп” серләре

345 укучысы, 42 укытучысы, 481 әти-әнисе булган Норма урта мәктәбе бүгенге көндә “Уңышлы мәктәп” статусын йөртә.

Быелның сентябрь аенда коллектив “Уңышлы мәктәп – успешная школа” гранты отты. Бу хакта мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы ГАТАУЛЛИНА белән әңгәмә кордык.

– Ләйсән Фәритовна, “Уңышлы мәктәп” гранты оту шатлыгын газета укучыларыбыз белән дә уртаклашсагыз иде.
– Өч ел элек әлеге грантны Чепья урта мәктәбе откан иде. Без дә үзебезне сынап карарга булдык. Икенче этапка үтүебезне зур могҗизага санадык. 400ләп мәктәп катнашкан һәм икенче турга үткән 20 мәктәп арасында безнең белем йорты булуы ук зур җиңү иде.

– Белүемчә, Грантны республика буенча 8 генә мәктәп отты. Алар арасында Норма урта мәктәбе дә булу – районыбыз өчен зур горурлык. Шулай да комиссияне нәрсә белән җәлеп итә алдыгыз?
– Яшермим, көндәшләр көчле – шәһәр мәктәпләре иде бит. Киләчәктә мәктәбебездә төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Проектыбыз да шул темага булды: “Заманча авыл мәктәбе – техник юнәлештәге үсеш мәктәбе”. Конкурста төп шартларның берсе – материаль техник база булу иде. Мәктәбебез 2011 елдан компетенция үзәге буларак эшләсә, 2019 елның мартында Рәсәй милли проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” федераль грантын оттык. 1 сентябрьдән без гуманитар профильле белем үзәге. Грант нигезендә биш зонага: информатика, тормыш иминлеге нигезләре, кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетлары, шахмат зонасына 821 мең сумлык ремонт ясалды. 1млн. 752 мең сумга кайткан җиһазлар: робототехника, 3д принтер, виртуаль чынбарлык, квадрокоптерлар һәм башкалар белән  укучыларыбыз кызыксынып шөгыльләнә дә башлады.

– Килешәсездер, нинди генә заманча җиһазлар белән баетылмасын, мәктәп үсешендә төп рольне барыбер укытучы уйный.
– “Уңышлы мәктәп-успешная школа” конкурсының төп шартларының берсе – проектны гамәлгә ашыру өчен педагогик кадрлар булу иде. Бүгенге көндә 42 мөгаллимнең 20се югары, 19 беренче квалификацион категорияле. Араларында төрле грант ияләре, һөнәри бәйге җиңүчеләре бихисап. Соңгы елларда Бөтенрәсәй һәм республика олимпиада нәтиҗәләре, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең район һәм республика күрсәткеченнән югары булуы – мәктәптә көчле педагогик потенциаль булуын дәлилли.

– Тагын нинди критерийлар сезне башкалардан өстен итте?
– Социаль партнерлар булу яки төрле өлкәләр белән хезмәттәшлек итү. Ә иң мөһиме, гади авыл мәктәбенең Казан инженер лицее, Казан аграр университеты белән хезмәттәшлек итүенә комиссия зур өстенлек бирде. Мәктәбебез икенче ел «Инженерлык республикасы» проектында катнаша. Баланың киләчәген уйлап, мөмкинчелеге булган әти-әни баласын инженер төркемендә теләп укыта, балаларга да ошый, нәтиҗәсе дә күренә. Аграр университет белән хезмәттәшлек тә бик тиздән үзенең нәтиҗәләре белән сөендерер дигән теләктә калабыз.

– “Уңышлы мәктәп” грантының күләме күпме һәм аны ничек кулланырга уйлыйсыз?
– Грантның күләме 1 миллион сум. Ул укытучыларның белемен күтәрү, укырга бару өчен бирелә. Бу уку елында өстәмә белем бирүне оештырганда әти-әниләр һәм балалар теләген исәпкә алдык. Ләкин бүген аларның барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алмыйбыз әле. Мәсәлән, менталь математика, техник инглиз теле, программалаштыру буенча белгечләребез юк. Ә грант нигезендә үзебезнең укытучыларны укыта алачакбыз. Кыскасы, грантны – укытучыга, укучыга, мәктәпкә файдалы ресурска тотарга планлаштырабыз.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА.

Фото: Гөлшат Шалаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма урта мәктәбе