Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

”Валидоллы чор җитте” - 3 (ахыры)

“Балама манту кадатмыйм” – әти-әни шулай дисә, бала мәктәптә укый аламы?

В.З.: – Тагын бер мәсьәлә. Туберкулезга каршы прививканы – мантуны кадатмыйм дигән әти-әниләр дә очрый. Бу очракта мәсьәлә ничек хәл ителә?
А.З.: – Баланы мәктәпкә кабул иткәндә медкарта бирергә тиешләр, әнә шул картада бөтенесе күрсәтелгән булырга тиеш. Бала мәктәптә икенче бер баланың сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Манту ясатмаган очракта баланы мәктәпкә беркетеп, әмма өйдә генә укыта алалар.
Г.Г.: – Закон буенча да шулай ул. Юлы бер генә: манту ясалмаган очракта  фтизиатрдан махсус белешмә таләп ителә, табиб әлеге белешмәне болай гына язып бирә алмый, аның өчен бала берничә төрле диагностика – тикшеренү үтәргә тиеш. Һәм алар түләүле, өстәвенә кыйммәтле дә. Мондый очраклар үткән ел Балтач гимназиясендә булды. Әнә шул тикшеренүләрне үткәч, балалар гадәттәгечә укуларын дәвам иттеләр. Бу бик актуаль тема.
В.З.: – Әти-әниләргә хокукларын аңлату буенча ниләр эшләнә?
Г.Ш.: – Сентябрь башында ел саен гомуми җыелыш үткәрәбез. Анда табиблар да, район мәгариф идарәсеннән вәкил дә, хокук саклау органнарыннан да хезмәткәрләр катнаша. Әти-әниләргә бурычлары да, хокуклары да аңлатыла. Хәзер бит әти-әниләр болай да укымышлы, кызыксынучан, алар хокукларын үзләре дә әйбәт белә.
А.З.: – Йомгаклап шуны әйтергә кирәктер: укытучы да робот түгел, бала да робот түгел. Һәр ике як та ялгышырга мөмкин. Әти-әниләр, балалар, укытучылар аңлашып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шулай эшләргә язсын иде.


Язманың алдагы өлешләре:

1. Аптекада валидоллар беткән. Кемнәр алып бетергән? Түгәрәк өстәл сөйләшүенең 1 өлеше

2. “Валидоллы чор җитте” - 2

Наталья Жукова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл