Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аптекада валидоллар беткән. Кемнәр алып бетергән? Түгәрәк өстәл сөйләшүенең 1 өлеше

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланган көннәрдә редакциябезгә кабат кунаклар чакырдык әле. Сөйләшер өчен тема да әзер: бала һәм әти-әни хокуклары.

Бик күпләрне борчыган, битараф калдырмаган бу юнәлеш буенча фикер алышуда район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Норма урта мәктәбе директоры урынбасары Гөлшат Шалаева, шушы ук мәктәпнең әти-әниләр комитеты җитәкчесе Радик Шәрифҗанов, мәктәпнең укучылар оешмасы президенты Газиз Һадиев һәм унынчы сыйныф укучысы Ильяс Шәрифҗановлар катнашты.

Сөйләшүне гадәттәгечә баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев башлады.

– Әле беркөнне көн темасына бер мәзәк укыган идем. Берәү 1 сентябрь алдыннан аптекага кергән дә, валидол сораган. “Валидол юк, бетте. Әллә әти-әниләр алып бетерде, әллә укытучылар”... – дигән сатучы хезмәткәр. Шуның кебек, валидоллы чор җитте. Дөрестән дә, бик җаваплы чор бу. Ни генә дисәк тә, беренче сыйныфтан башлап, унбер ел буена бала дәүләтнең бер оешмасы аша киләчәк тормышка формалаша. Бу чорның үзенең язылган һәм язылмаган кануннары, элеккедән килгән традицияләре бар. Безнең мәктәпләр инде болай дип консерватив, йөз ел элекке кебек, хәзер дә шул гадәтләр дәвам итә: укытучы басып сөйләргә, укучы парта-өстәл артында утырырга, басып җавап бирергә тиеш һ.б.  Шулай барган, шулай дәвам итә. Боларның һәркайсының уңай һәм тискәре яклары да бардыр. Менә шушы белем, тәрбия бирү вакытында һәр якны: укытучыларны,  әти-әниләрне, балаларны берләштерүче бер көч булып мәктәп тора. Бу өч якның һәрберсенең үзенең хокуклары, бурычлары бар. Бу турыда РФ Конституциясенең 43 маддәсендә дә әйтелгән, һәрбер балага белем бирелергә, һәрбер әти-әни баласына белем бирү белән шөгыльләнергә тиеш. Әмма кайвакытта аңлашылмаучылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта нишләргә була? Укытучыларның үз таләпләре, әти-әниләрнең мәктәпкә, укытучыларга карата үз таләпләре бар. Менә шушы очракта “көймә”не чайпалдырмыйча, көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен үзара аңлашып, килешеп эшләргә кирәктер.

Гөлнара Галиуллина: – Дөрестән дә, бала өчен иң беренче чиратта әти-әни җавап бирә. Бала мәктәптә булган очракта да. Аннан соң гына укытучылар. Сүз дә юк, мәктәп ул зур көч. Әмма аның төп бурычы – белем бирү, аннан соң гына тәрбия бирү. Соңгы вакытта тәртипләнеп килсә дә, бер чорда мәктәпләргә төрле бурычлар өстәү, балаларны башка төр эшләргә җәлеп итү бар иде.
Алия Зәкиева: – Дөрес аңларга кирәк: монда сүз бөтенләй дә хезмәттән аралау, аеру турында бармый.
Г.Г.: – Сүз дә юк, хезмәт тәрбиясе бирү бар һәм кала. Әмма башка оешмалар тарафыннан мәктәпләргә өстәмә эшләр кушу булырга тиеш түгел.
А.З.: – Беренче елымны эшләгәндә шундый очрак булды: бер әти-әни минем балама мәктәптә такта сөрттерәләр дип килде.
Газиз Һадиев: – Такта сөртергә генә тиеш инде без, ни дисәң дә, сыйныф өчен чисталык дигән әйбер дә кирәк.
Гөлшат Шалаева: – Гафу итегез, бала мәктәптә бер тапкыр да такта сөртмәсә, үзе утырган партаны чистартмаса, үз артыннан җыештырып калдырмаса, ул бөтенләй, бернинди эшкә өйрәнми кала. Хәзер өйдә дә шундый тенденция китте: балаларны бик саклап, эшләтми генә үстерәләр. Шушы гади генә эшләрне дә эшләмәгән бала, миңа калса, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә дә өйрәнми.
В.З.: – Егетләр, идән юдыруга ничек карыйсыз?
Ильяс Шәрифҗанов: – Бездә идән юдырмыйлар.
Радик Шәрифҗанов: – Без элегрәк укыган буын. Безнең чорда аз гына тәртип бозсак та, идән юдырталар иде. Аңа карап, начар булмадык.
Г.Г.: – Прокуратура күзлегеннән караганда штатта билгеләнгән кеше бар икән, бу эш балалар кулы белән  башкарылырга тиеш түгел, димәк, техничка штаты бар икән, балаларга идән юдырырга ярамый. Дәрестән соң калдырып ниләрдер эшләтү шулай ук дөрес түгел. Уку вакытында, тәрбия максатыннан дип такта сөрттерү, башка шундый хезмәтләр рөхсәт ителә.
А.З.: – Бер мәктәптә, мәсәлән, әти-әниләр үзләре шундый идея белән чыкты: үз балалары укый торган сыйныф чиста булсын, алар да хезмәт тәрбиясе алсын өчен, әнә, үзләр укыган сыйныф бүлмәсен җыештырсыннар дип килешкәннәр.
В.З.: – Әмма барыбер тәнәфес вакытында балаларга идән юдыру дөрес нәрсә түгелдер, бала бу вакытта ял итәргә тиеш. Бу аның хокукы.

 

Дэвамы бар.

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл