Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ватан сакчылары булырга өйрәнәбез

Безнең уртанчылар – зурлар төркемендә әтиләр катнашында “Ватан сакчылары булырга өйрәнәбез”-дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм күңелле разминка белән башланып китте. Эстафета ярышларында балалар һәм әтиләр үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше мөгаен хәзинә эзләү булгандыр. Маршрут картасы буенча барганда балалар төрле биремнәр үтәделәр.

Юлдан барганда балаларның каршысына әкияттәге Убырлы чыгып аларның белемнәрен сынады. Картаның иң ахыргы ноктасына җиткәч балалар кар астыннан серле сандык таптылар. Саф һавада бергәләп кайнар чәй эчү, күтәренке рухта һәм бик күңелле узган бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.

Фәния Гомәрова
Бистәнең 3 нче номерлы балалар бакчасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль