Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ватанны ярату нидән башлана?

Февраль ае безнең Кариле балалар бакчасында хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы буларак билгеләп үтелә.

Туган илеңне ярату, аның патриоты булып үсү өчен кече яшьтән үк тәрбия эше алып барырга кирәк. 3-4 яшьлек нәниләр төркеме булса да, бу юнәлештә дәвамлы эш алып барырга тырышабыз. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, районыбызга 90, республикага төзелүгә 100 ел. 
Иң элек нәниләр белән Ватан, туган ил, туган як турында шигырьләр уку, ятлау, җырлауны үзебезгә юнәлеш итеп алдык. Сугышта булган олы яшьтәге бабалары, туганнары, тылда хезмәт иткән әбиләре хакында дә беләләр икән, бу турыда әти-әниләре белән бергә фотоколлажлар ясап, үзләренчә әңгәмәгә катнаштылар. 
Хәрби-патриотик темага багышлап бәйрәмнәр үткәрү дә-балалар күңеленә үтеп керә торган истәлекле вакыйга. 
Күптән түгел Әфганчы Садыйков Фидаил һәм Дилүс абыйлары белән очрашу бик истәлекле булды. Әле 15 нче февраль безнең гаскәрләрнең Әфганстаннан чыгуына 31 ел булган истәлекле чор да бит. Күр, безнең балалар бакчасында эшләүче Фидаил абыйлары чып-чын сугыш мәшһәреннән кайткан фронтовик икән. Көек авылыннан солдатка алынган егет иң элек Әрмәнстанда хезмәт юлын башлый, аннан Әфганстан. Ул өлкән механик, аннан БТР-70 йөртүчесе була. 1 ел әнә шундый мәшһәрне күрергә туры килә. Дилүс абыйлары да әнә шундый әрнүле дә булган Әфган чоры хатирәләре белән уртаклашты. Әйе, бу сугыш-йөрәк ярасы, әрнүле чорлар. Аларга күпме күрергә, кичерергә туры килгән. Күкрәкләрендә сугышчан медальләр-әнә шул еллар истәлеге. Беркемгә дә сугышларны күрергә, дары исен иснәргә язмасын! 
Бәйрәм видеязма карау белән дәвам итте. Балалар районда Әфганчыларга багышланган сугышчан аллея, һәйкәл, һәр елны аларның 15 нче февральдә очрашулары хакында да мәгълүмат алдылар. 

Зәйнуллина Гөлшат, Гыйләҗева Эльмира 
Кариле балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев